- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә җитмеш бишенче тыныч яз килә. Ул көннәр — кешелекнең җуелмас хәтере. Яу кырында ятып калган бабайларыбызның, әти-абыйларыбызның васыяте булып, сугыштан соңгы елларда авылларда һәйкәлләр калыкты. Һәйкәлләр — халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе генә.
Яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә узган гасырның 60нчы елларында куелган һәйкәлләрнең күбесе бүген төзекләндерүне таләп итә. Актаныш районында бу эш җитди контрольгә алынган. 9 майга кадәр һәр җирлек алдына һәйкәлләрне, аларның тирә-юнен тәртипкә китерү, һәлак булган авылдашларның исемлеген яңарту бурычы куелды. Бу юнәлештә һәр җирлектә планлы эшләр бара.
Мәсәде җирлегенә караган Бурсык авылыннан Бөек Ватан сугышына 172 ир-егет керә. Кызганычка каршы, аларның 104-е яу кырында ятып кала. Яугирләрнең исемен авыл халкы һәйкәл ташларында мәңгеләштерә. Дистә еллар дәвамында авыл уртасындагы һәйкәл, сугышны кичкән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары белән бергә, Җиңү язын каршылап килде. Тора-бара сугыш ветераннары сафы да сирәгәйде, авыл халкының күз яшьләре белән сугарылган һәйкәл дә биреште...
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгында исә Бурсык авылында өр-яңа һәйкәл сафка басты. Тик бу һәйкәл янәшәсенә басып, чордашларын искә алырга сугыш ветераннары гына калмаган иде....
Авыл үзәгендә урын алган хәтер һәм хөрмәт символы халыкның үзара салым акчаларына ясалды. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган бурсыклыларның исемнәре уеп язылган. Композиция тимер койма белән дә әйләндереп алынган, тирә-ягына агачлар утыртылган. Быел биредә төзекләндерү, чистарту эшләре төгәлләнгән, чәчәк үсентеләре күтәрелеп килә.
Еллар үткән саен, безнең өчен бик кадерле булган сугыш чоры буыны вәкилләре кимеп бара. Аларның исемнәре тарих битләренә күчә. 75нче җиңү язын да Бурсык авылында нибары биш тыл ветераны каршы алачак....