Ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкәрлегенең Н.А.Дурова утар-музее каршындагы «Офицер батырлыгы» клубында катнашучылар клуб очрашуы кысаларында беренче мәртәбә Хәтер музеенда булдылар. Алабуга хәрби Суворов училищесы курсантларының экспозиция белән танышуы “Халык батырлыгы – халык хакына” дип аталган патриотик сәгать барышында үтте. 
Курсантларга Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм һәм сугыш чорында безнең шәһәрнең роле күрсәтелде. Әлеге чара тамашачыларны шул дәһшәтле еллар атмосферасына чумдырды. Шуннан соң, Хәтер музееның фәнни хезмәткәре Светлана Буйволова, уникаль экспонатларга : шәхси әйберләргә, коралга, трофей әйберләргә, алабугалыларның бүләкләренә, фоторәсемнәренә, хатларга һәм сугыш чорының башка документларына басым ясап, экспозицияләр буенча экскурсия уздырды, ул шулай ук сугыш чорында Алабуга һәм безнең шәһәргә эвакуацияләнгән предприятиеләр чыгарган продукцияләр үрнәкләренә тукталды. 
Сенсор мәгълүмат киосклары аерата зур кызыксыну тудырды. Суворовчылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында кызыксынып укыдылар, фото- һәм видеоматериалларны карадылар, үзләренең фронтта катнашкан туган-тумачалары турында мәгълүматларны Бөтенроссия Хәтер китабыннан (бергә тупланган “Мемориал” мәгълүматлар банкыннан) эзләделәр. Очрашу ахырында суворовчылар үтә мавыктыргыч һәм танып белүгә бик тә ярдәм итүче экскурсия өчен музей-ядкәрлеге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, ә аларның җитәкчеләре – ЭЭМның Алабуга хәрби Суворов училищесы хезмәткәрләре курсантлар өчен киләчәктә дә Хәтер музеена мондый визитлар оештыру теләге булуын белдерделәр.
Хәтер музеенда курсантлар белән очрашу
Корпункт:
