22 июньдә Югары Ослан авылында Хәтер һәм искә алу көненә багышланган митинг узды.
Митингта Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Фәридә Янтыкова, Ветераннар Советы рәисе Римма Троицкая, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, район предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты.
Район Башлыгы Марат Зиатдинов геройларның истәлеген, аларга хөрмәтне буыннар аша киләчәк буыннарга тапшырырга, илебезнең тарихын истә тотарга чакырып яшь буынга мөрәҗәгать итте.
Безнең ата-бабаларыбыз, әниләребез өлешенә тигән авырлыкларга карамастан, Россия бирешмәде. Үз илен якларга бөтен халык күтәрелде. Шуңа күрә 22 июнне горурлык көне дип атарга була.
Ахырда митингта катнашучылар Ватанны саклаганда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.