Корпункт:
«Просвещение»нәшрияты Җиңү Көне алдыннан “Хәтер Картасы” исемле Гомумроссия проектын игъланитте. Анда катнашу өчен, укучы, укытучы,сыйныф яисә мәктәп үзләре яшәгән тирәлектәге һәйкәлләрне фотога төшереп һәм кыскача мәгълүмат туплап, сайтка куярга кирәк иде. Бу проектта Иске Кәшер мәктәбе дә бик теләп катнашты. Алар җәлилче Зиннәт Хәсәнов турындагымәгълүматны “Хәтер Картасы ” сайтына урнаштырдылар. Сайтның адрессы http://memory-map.prosv.ru/