Корпункт:
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 75 ел вакыт узса да, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Шул уңайдан кичке 22.00 сәгатьтә Апас район үзәгендәге Батырлар Мемориал комплексы янында безгә Җиңү китерүчеләрне искә алу – “Хәтер шәме“ чарасы үтте. Җиңү китерүчеләрнең батырлыгы безнең йөрәкләрдә.