Бу хәтернең мәнгегә онытылмый торган ярасы бар. Ул - сугыш. Ул купләрнең балачагын урлаган әфәт. Бу хәтер сугыш елы балаларын искә тошерә.
Мин әтиемне хәтерләмим. Ул сугышка чаклы ук, миңа бер яшь чакта үлгән. Безнең гаиләдә сугышка китүче юк. Шулай да яшьтәшләремнең әтиләре, абыйларын озатулары куз алдымда.
Алар утырган арба, андагы абыйларның «Дөнья хәлен белеп булмый, сау булыгыз, туганнар» - дип җырлап китүләре, ә, без, балачагаларның, ул арбалар артыннан басу капкасын чыкканчы озата барганыбызны ачык хәтерлим. Ә соңга таба әниләрнең, әбиләребезнең, күрше апаларның сукыр лампа тирәсендә ямау ямап утырулары,куп вакытларда әрнеп елаулары, Гитлерны ачуланулары хәтергә уелып калган.
Шунсы кызыклы, көндезләрен эштә үткәреп, арып талып кайтсалар да, кичләрен кайсы да булса өйгә җыелып озаклап кич утыра иде авыл халкы. Өч почмаклы солдат хатлары кулдан - кулга йөреп, таушалып бетә иде. Фронттан килгән хатларны укучылар да җавап язучылар да без укучылар идек. Кич утырганда апалар фронтка җылы оекбашлар, шарфлар бәйлиләр, ә без кульяулыклар чигә идек, посылкалар эченә хатлар салдык.
Тормыш авыр, киемнәребез начар дип зарланмадык, тырышып укыдык, көчебездән килгәнчә зурларга булыштык. Дәреслекләр җитешми, дәфтәрләр юк. Кем каян таба иде. Вакыт бик аз булса да уйнарга кала иде. Курчакларны, тупларны узебез тектек. Язга таба базда бәрәңге дә бетә иде. Ипи турында уйлыйсы да юк. Кеше хәтереннән кайбер вакыйгалар тошеп кала. Ә сугыш дигәне мәңге онытылачак түгел. Сугыш чоры балалары да картая баралар. Күгебез аяз, җирдә тынычлык булсын иде.
Гузәл Абдуллина