Адәм баласын ризыгы йөртә диләр. Менә Мәдинә апа Хөҗҗәтова да, үзебезнең районда, Югары Стәрледә туып үскән, сугыш чоры балалары кебек, мәктәп яшендә үк колхозда урак урган, үгез җигеп көлтә, агач ташыган, печән чапкан, фермада сарык караган. Ире Госман белән алар бер авылдан. 3 ел армия хезмәтеннән көтеп алган сөйгән ярын кыз. ФЗӨдә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән егет хәрби хезмәттән соң Бөгелмәдә эшкә урнаша. 1954 елда гаилә корып, җәмәгатен дә алып китә. Алар гомерләре буе төзелештә эшлиләр. – Госман белән икебезгә хезмәт
стажыбыз - 89 ел. Бик күп бүләкләргә, мактауларга лаек булдык, чит илләрдә сәяхәтләргә бардык, – ди ул горурланып. 52 ел бергә тату гомер итеп, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Дамирлары әтисе кебек диңгез флотында хезмәт итә һәм диңгезче һөнәрен сайлый. Әмма аның гомере кыска була. Бүгенге көндә Мәдинә апа Азнакайда – Яңа Юл бистәсендә кызы Дамира гаиләсе тәрбиясендә. Унике ел элек ул әтисе белән әнисен үз яннарына ала. Госман абый туган районында бер генә ел яшәп кала. – Әни әле туксан яшен тутырса да, гел хәрәкәттә. Тавыкларга җимнәр салып, өй арасында мәш килеп йөри. Ул безнең бик ачык күңелле, тырыш, гадел кеше, – ди Дамира Гыйльметдинова. Озак еллар сәламәтлек сагы өлкәсендә эшләгән Дамира ханым нәсел шәҗәрәсен барлап, балалары, оныклары өчен игелекле гамәл кылган. Тугыз бала арасында алтынчысы булып үскән Мәдинә апа Хөҗҗәтова хәзер туганнары арасында исәннәрдән берүзе генә. Азнакай муниципаль
районы башлыгы Марсель Шәйдуллин олуг юбилее белән тәбрикләргә килгәч, ветеранның куанычы эченә сыймады. – Ил-көннәр тыныч булсын! – ди ул. Алар буыны сугышның кара кайгысын һәм
тынычлыкның кадерен үз җилкәләрендә татып һәм йөрәкләре аша кичереп белә шул.