- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган әсир солдатлар турында мәгълүматлар җыюын дәвам итә. Аларның геройлары – үзебезнең Зәй кешеләре. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең, исәннәрнең, бурычы. Чираттагы язма сугышта әсирлеккә төшкән районыбызның тагын бер солдаты турында.
Узган елның декабрендә 4нче мәктәптә узган “Уңышлар һәм эзләнүләр офыклары” фәнни-гамәли конференциясендә 4нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Георгий Храмков чыгыш ясады. Георгийның чыгышы безгә Иске Тәкмәк авылында туган бабасы Петр Андреевич Костин турында мәгълүмат эзләүдә беренче этәргеч булды. Озак та үтми аның исеменнән бабасының фотосы һәм кыскача биографиясе “Татфронт.ру” сайтына урнаштырылды, без Зәй хәрби комиссариатына мәгълүмат эзләп мөрәҗәгать иттек. Һәм әлеге тарихның дәвамлы булуына куандык. Күптән түгел “Өченче буын” университеты кысаларыңда “Пульс” клубына йөрүчеләр өчен чара оештырылды. Шунда көтелмәгәндә чарада катнашучы Галина Западнова чыгышында “әти, әсирлеккә төшкән, Иске Тәкмәк, Петр Костин...” дигән сүзләр яңгырады.
1945 елның 9 маенда Кенигсбергта шталаг 1 а ның йөзләгән әсире белән бергә Петр Костин да әсирлек богауларыннан котыла. Петр Андреевич 1919 елда Иске Тәкмәк авылында туган, сугышның беренче көннәреннән үк Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алынган. 16нчы армиянең 6061нче укчылар полкына эләгә, әмма ул Полоцк янында бәрелешләрдә командование исемлегеннән югала.
“Әтием советлар иленең Бөек Ватан сугышына бөтенләй диярлек әзерлексез керүен - ике солдатка ике патроны булган бер мылтык туры килүен сөйли иде. Немецларның бер һөҗүме вакытында аның аягы яралана. Өч көннән соң аны овчаркалы немецлар табып, лагерьга җибәрәләр”, - дип сөйли Галина Петровна.
1941 елның 14 июлендә Костинның тормышы яңа борылыш ала. Ул шталаг 1 А лагерена әсирлеккә эләгә. Әлеге лагерь 1939 елда Польша хәрби әсирләре тарафыннан төзелгән, бирегә әсирлеккә төшкән Бельгия, Франция, Италия, ә 1941 елдан совет гражданнары китерелә. 1941-1942 елның кышында лагерьда 25 меңгә якын кеше үлә.
Әле сугышның нәрсә икәнлеген дә тоеп өлгермәгән, кичә генә илгә тугры булу турында ант тоткан солдат бүген инде дошман өнендә. Үзләрен җиңүче дип санаган немецларның мыскыллы көлешеп, әсирләрне мыскыллаулары... Шуның өстенә ачлык, салкыннан туңып үлү куркынычы. Фашизм әсирлегендә солдатны үлем һәр адымда сагалап тора. Ләкин шартлар нинди генә кыен булмасын, адәм баласы яшәргә омтыла. Фашизм тоткынлыгында яшәүче солдатлар да, һәр туасы көннән ниндидер уңай яңалык көтеп, бу мәхшәрдән котылып калу өмете белән яши.
Кайбер әсирләр фермерларга авыл хуҗалыгы эшендә булышырга җибәрелә, ә кичен аларны саламнан җәелгән урын, ком һәм опилка кушып пешерелгән ипи кисәге лагерьда көтә. Петрны физик яктан нык һәм авыл егете булуы, бер эштән дә курыкмавы коткарып кала да инде. Еш кына ул табылган консерв банкаларыннан портсигаралар ясый торган була, аны үзләрен озатучы немецлардан ипигә алыштыра торган була. Шул инде аны ачлыктан саклап та кала. 1945 елың 9 маенда Англия гасәрләре тарафыннан ул азат ителә һәм совет командованиесенә тапшырыла. Алга таба Ерак Көнчыгыш көтә аны, бары тик 1946 елда гына туган якларына кайту насыйп була.
Сугыштан соң Петр Агафья исемле кызга өйләнә, дүрт бала үстерәләр. Совхозда тимерче, комбайнчы булып эшли, күпләр хәтерендә ул намуслы, тәртипле кеше булып саклана. 2004 елда вафат була.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.