Каратунда гомер итүче Хаҗирә әби Сабировага 90 яшь тулды.
Хаҗирә әби Сабированың гомер юлы авыр физик хезмәт аша үткән. Ул төзелеш эшләрендә штукатур-маляр, төрле оешмаларда техник хезмәткәр булып эшләгән. Өендә дә уңган, эш сөючән хуҗабикә булган.
“Әниебез шушы көнгә кадәр барыбызны да камырлы ризыклары белән сыйлый иде. Туй дисеңме, мәҗлес дисеңме - авылдашларына да һәрчак ярдәмгә чапты. Әле бәйләүләрен дә күптән түгел генә ташлады. Кофталар, шәлләр, башмаклар бәйләргә яратты“, - дип сөйли кызы Фәйрүзә апа.
Хаҗирә әби тормышында зур кайгы да кичерә. 20 ел элек 42 яшендәге газиз улын югалта ул. Бу хәсрәтне якыннары әле дә күз яшьләрсез сөйли алмыйлар.
Бүгенге көндә Хаҗирә әби кызы гаиләсе белән гомер кичерә. Тормышыннан канәгать булып, балаларының, оныкларының игътибарын, назын тоеп яши.
“Дәү әниебезнең ачык акылында булуы, үз аякларында йөреп торуы өчен шөкер итәбез. Күзлексез газеталар да укый, хоккей да карарга ярата әле ул, догадан да калмый“, - ди дәү әнисен мактап килене Венера.
Хаҗирә әбине котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килгән иде. Ул Ил башлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, җылы теләкләрен җиткерде. Каратун җирлеге исеменнән күчтәнәч тә алды әби.

