Бу истәлекле дата ТАССРның 100 еллыгы елына туры килде, шуңа күрә Татьяна Даниловна Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцевның котлау сүзләре белән юбилей медаленә лаек булды.Иске Гришкино авылында туган Т. Попова күп балалы гаиләдә үскән, 1938 елда химзаводның хлорлы барие цехына килгән. Л.Карпова.
— Һәр көнне авылдан химия предприятиесенә кадәр юл җәяү узды, — дип искә ала ул, - сугыш елларында аеруча авыр булды: эштә зур йөкләнеш, ачлык, салкынлык барысы да сынады.
Кызлары Нина, Валентина, Екатерина һәм Галина билгеләп үткәнчә, әни хезмәт сөючән, бик сабыр булган, бүгенге көнгә кадәр Православие кануннары буенча яши.
Ветеранны юбилее белән район башлыгы Валерий Чершинцев, район һәм завод ветераннары Советы, химия предприятиесе профкомы, «Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Любовь Сорокина, Татьяна Митшина, Рөстәм Борһанов һәм Рәмзия Әхмәдиева котладылар.
