Саба туган якны өйрәнү музеенда “Хатын кызлар Бөек Ватан сугышында” дигән фотолар күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Әйе, бу коточкыч сугыш афәте асыл затларыбызны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, кулына корал алырга мәҗбүр итте. Районыбызда да гүзәл затлар изге яуда катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден – медальләргә лаек булганнар.
Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер - берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер. Ләкин без илебез тарихыннан үз Ватаныбыз иминлеген саклап яуга күтәрелгән хатын-кызларның исемнәрен әйтә алабыз: Валиева Найлэ Нигъмәтҗан кызы, Мөбәрәкҗанова Сара Галиулла кызы, Нуруллина Кәдрия Фәләхетдин кызы, Тәскирә Хәсән кызы Бибарцева Вильданова Марзия, Ахунҗанова Банат,Әлмөхәммәтова Сабихэ , Гараева Камилә һәм башкалар. Саба туган якны өйрәнү музее экспонатлары арасында шушы фронтовикларның үз куллары белән тапшырылган экспонатлар да бар. Бу кыйммәтле ядкәрләр дәһшәтле сугыш елларын күз алдына китерергә ярдәм итә.
Кемнәр соң алар Саба районнынан Ватаныбызны яклап яу кырына киткән хатын-кызлар?
Шуларның берсе – Мөбәрәкова Сара Вәлиулла кызы. 1923 елда Байлар Сабасында туа. 1942 елда 19 яшендә үзе теләп фронтка китә. Мәскәү оборонасында 1-нче прожектор полкының өлкән прожектористскасы була. 1945 елның 9 май көнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү салютын үткәргәндә ул прожектордан Кремль стенасын яктырта. 1945 елның июлендә Сабага кайта.41 ел буе Совет органнарында эшлэп лаеклы ялга чыга.
Вильданова Марзия сугыш багышланган елның җәендә Сабада хисапчылар хәзерләү курсларында укып, аны тәмамлый. 1944 елның җәендә аңа сугышка китәргә дигән военкоматтан повестька килә. Ул 4 нче удар Армиянең 21 нче полкына эләгә. Аларның беренче аяк баскан җирләре Көнчыгыш Пруссия була. Марзия апа фронтта поход пекарнясында эшли: икмәк пешерә. Фронт алга барган саен 21 нче полк төннәрен күченә, көндезләрен урман эчендә үзенең эшен дәвам итә. Икмәк ишле кирәк була, үзебезнең сугышчылар янына күпсанлы әсирләр өстәлә.
Җиңу салютын Марзия апа Ригадан карый. Сугыштан соң ул Сабада яши. Саба урта мәктәбенең интернатында повар булып эшлэп лаеклы ялга чыга.
Нуруллина Кадриә Фәләхетдин кызы 1919 елның 9 февралендә Саба районы Түбән Саурыш авылында туа. 1938 елны чистай фельдшер-акушер мәктәбен тәмамлый. Сугышка киткәнче Мамадыш үзәк шифаханәсе роддомында эшли. Сугышның беренче көннәреннән алып эвкогоспитальләрдә шәфкать туташы булып эшли.Үзенең хезмәте белән бик куп гомерләрне саклап кала. 1945елдан башлап 31 ел Саба үзәк шифаханәсендә әшләп лаеклы ялга чыга.
Ахунҗанова Банат 1923 елда Байлар Сабасында туган. 20 яшендә фронтка китэ. 18 һава Армиясенең аэродром хезмәте күрсәтүче 1021 нче батальон фельдшере, 1945 елның 12 маенда бандитлар тарафыннан утерелә. Польшаның Бельск шәһәре каберлегендә җирләнгән.
Гараева Камилә – 1919 елда Урта Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышы алдыннан Олы Нырты авыл советы секретаре булып эшли. 1942 елда фронтка китә. Бөек Җиңү көнен якынайтуда туры үз өлешен кертә. 1945 елның август аенда гына туган якларына әйләнеп кайта.
Валиева Гамбәр Габдрахман кызы Байлар Сабасында 1922 елны туган. 20 яшендә фронтка китә. Пулеметчы буларак Мәскәү асты Серпухова янындагы сугышларда катнашкан. Яраланып 1944 елда Сабага кайта. “За отвагу” медале белэн бүләкләнә.
Валиева Найлә Нигъматҗан кызы 1920 елны саба районында туган. Хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып хезмәт итеп операцияләр ясаган. Сугыш вакытында зур олеш җиңүгә керткәне өчен илнең югары бүләге Ленин ордены бирелә. Саба үзәк шифаханәсендә баш шәфкать туташы булып эшләп хэм хирурглар белән бергә операцияләр ясауда катнашып күп кешеләрнен гомерләрен саклап кала.
Әлмөхәммәтова Сәбиха 1923 елны Биектау районы Яңаширмә авылында туа. Аның кызылармеец книжкасыннан: “Хәрби антны 1942 ел маенда кабул итте, хәрби әйберләре – бүрек, берет, юбка, кораллы-карабин – ИЯ – 5007, противогаз № 0666” дип язылган.
Мәктәптә тыныч кына укып йөргән кыз хәрбиләр сафына баса һәм 12 нче зенит пулемет полкының 4 нче рота солдаты буларак, Мәскәү шәһәренә килә. Зенитчы 4 ел буе төннәрен керфек какмый Мәскәүне һава һөҗүменнән саклый. Немец фашистлар башкала тирәсеннән себерелеп түгелсә дә, шәһәрдәге сугыш киеренкелеге дәвам итә. Сәбиха апа төсле кызлар өй түбәләренә урнашып, илебез күгенең тынычлыгын саклыйлар.
Караңгы төннәрдә постка басу, ящикларга салынган сугыш припасларын ташу, госпитальләрдәге авыр авыр ыңграшулар... нәкъ менә Сәбиха апалар Мәскәүдәге хәрби һәм башка завод – фабрикаларның тыныч эшләвен тәэмин иттеләр. Киев, Минск шәһәрләре азат ителгәч, алар Мәскәү күгендә салют бирәләр.
Тәскирә апа Хәсән кызы Бибарцева. Фронтка турыдан туры Сабадан чыгып китмәсә дә, без аны күптәннән үз кешебез итеп саныйбыз. Аның сугыштан соңгы 70 елга якын гомере безнең район белән бәйле.
Тәскирә апа Бибарцева тумышы белән Оренбург якларыннан. Шарлык районы Яңа Муса авылында дөньяга килгән. Туган авылында 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Казанда өлкә пионер оешмасында эшләүче Мәгъмүрә апасы аны үзе белән алып китә. Тәскирә апа 1936-1939 елларда Казан педогогия училищесында укый.
1939-1940 уку елында педучилище тәмамлаган кызны Тәкәнеш районының хәзер Мамадыш районы Олыяз авылына укытучы итеп җибәрәләр. Биредә ул тарих, әдәбият фәннәреннән укыта. Мәктәптә тегү- чигү, драма түгәрәкләре оештыра. Тәскирә апа Бибрцева Олыяз авылында бер генә ел эшләп кала, озакламый аны Тәкәнеш РОНОсына инспектор итеп күчерәләр. Ләкин яңа урында да үз вазифаларына ныклап торып керешеп китәргә язмаган икән.
Илгә ишелеп килгән кара кайгылы афәт милионнарның тормыш планнарын җимерә. 1942 елда хатын кызларны да сугышка ала башлыйлар. Дошманга ярсулы үч, нәфрәт белән янып шинель киючеләр арасында Тәскирә апа да була. Тәкәнештән үз теләге 36 кыз фронтка дип чыгып китә. Шулардан югары һәм махсус урта белемле, буйлары 165-170 сантиметрдан арткан 6 кызны сайлап, сугышның алгы, линиясенә озаталар. Тәскирә апа 31 нче полкта прожекторчы булып хезмәт итә. Мәскәүне дошманның хәрби һава көчләреннән саклауда катнаша. Прожекторчы дошман самолетларының шәһәрне чираттагы бомбага тоту һөҗүме вакытында үзе дә контузия ала. Аны хәрби частьтән туган авылына кадәр озатып куялар. Кайтышына ялгыз гына кичерергә туры киләчәк кайгы көтеп тора аны. 42 яшьлек әнисе Мәргүбәне җир куенына салып куйганнар. 9 бала ятим калган. Тәскирә апа кечерәк туганнарын ияртеп, Актаныш районының Татар Суыксуы авылына укытырга килә. Тиздән Мәгариф министрлыгы аны яңа оешкан Солтан районына РОНО мөдире итеп җибәрә. Тәскирә апа үз гомерендә район газетасы мөхәррире булып та, партия комитетында эшләргә туры килгән. Шулай да хезмәт биографиясендә иң төп өлешне безнең районда эшләгән еллары алып тора. Ул чирек гасыр дәвамында Саба урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта, балаларга төпле белем бирә. Пропогандист, агитатор, драмтүгәрәк җитәкчесе кебек җәмәгать эшләрен дә намус белән башкарган.
Ире Газиз Мөхетдинов белән бергә өч кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белемле белгечләр булырга ярдәм итәләр.Мәгариф отличнигы, фронттагы хезмәтләре өчен “Ватан сугышы” ордены һәм дистәләгән медальләр белән бүләкләнә.
Кызганычка каршы, хәзерге көндә бу ветераннар безнең арабызда юк инде...
Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады. Алар моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алды. Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләгәннәр. Кыскасы, сугыш чорында, хатын-кыз искиткеч бөек көч булды. Сугыш һәм һәм хезмәт ветераннары бик зур ихтирамга лаек.
Еллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара. Хәзер дә музейда укучылар, яшьләр, ата-аналар өчен экскурсияләр, батырлык дәресләре үткәрелә. Без, музей хезмэткэрлэре зур тәрбия эше алып барабыз, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтәбез, яшьләрне актив булырга, туган ил өчен бөтен көчне, хәтта гомерне дэ кызганмаска кирәклеген каһарманнар мисалында раслыйбыз.
.
