Корпункт:
Ватан Геройлары көнендә музей хезмәткәрләре Мортыштамак авылы тарихы музеенда «Батырлык гасырларда калачак» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында укучыларга сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы хатын-кызлар турында сөйләделәр, балалар Бөек Ватан сугышы вакытында җәмгыятьнең гүзәл затларының каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турында видеороликлар карадылар.