- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бердәм Россия карары буенча урыннарда 1941-1945нче еллардагы фронт хатларын җыйнау башланды. Әгерҗе тарихы һәм мәдәни мирас музеенда һәм аның филиалларында солдат хатлары шактый саклана иде. Гаилә архивларында сакланганнарын табу максаты белән, газета аша райондашларыбызга мөрәҗәгать белән чыктык. Телефоннан шалтыратучыларның берсе - шәһәребезнең хөрмәтле ветераны Рима ханым Яппарова иде. Ул үзендә иренең абыйсы Әхтәм Яппаровның хаты сакланганлыгын хәбәр итте. Менә без Рима ханымның өендә - чәй өстәле янында.
Әхтәм Абдрахман улы Яппаров 1923нче елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 1942нче елда сугышка китә. 620нче укчы полкында минометчы булып хезмәт итә. Смоленск шәһәрен фашистлардан азат иткән вакытта каты яраланып госпитальгә эләгә.
Соңгы хат шуннан килә. Хат латин телендә язылган. Сугышчы хатында каты яралануы, инде сәламәтләнеп килуе турында яза. Туганнарының хәл - әхвәлләрен сораша һәм яралары төзәлеп беткәч, кабат сугышка керәчәге турында хәбәр итә. 1944нче елның 16 марта госпитальдә һәлак була.
Фронтовик Әхтәм Абдрахман улының якты итәлеген төп йортта хөрмәтләп саклыйлар. Ул үскән йорт урынында энесе Рафаэль яңа мәһабәт йорт җиткергән, Рима ханым белән бергә алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бакча уртасында 400 ел яшәр нарат агачы бар. Бу нарат Әхтәмнең бала-чагын, үсмер елларын, беренче мәхәббәтен һәм «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар» дип җырлап фронтка китүен дә хәтерлидер сыман. Әхтәмнең сонгы хаты да, яраланып госпитальдә дәвалануын исбатлаган белешмәләр саклана. Нарат агачында Әхтәм фронтка киткәндә ясап калдырган сыерчык оясы әленеп тора. Оя инде искергән, тошмәсен өчен хуҗалар аны калын каеш белән эләктереп куйганнар. Һәр яз саен ояга кошлар килә. Алар гүя йорт хуҗаларына рәхмәт әйтеп, әрвахларына дога җибәрәләр, иртә таңнан сайрый башлыйлар. Рима ханым бу гаиләдән чыккан тагын бер фронтовикның якты истәлеге турында сөйләде.
Ул - Әхтәмнең сеңлесе Асия. Асия сугыш елларында Казан шеһәренең 5871нче номерлы эвакогоспитальдә шәфкать туташы булып, ә сугыштан соң Әгерҗе районы Вольный Труд хастаханәсендә эшләгән. Фаҗигале рәвештә һәлак булган.
Рима ханым иренең туганнары турындагы хатирәләрне, йөрәге аша үткәреп, бик тәсфилләп сөйли. Балалары, оныклары белән дә уртаклашып яши.