- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Хабибрахманова Халима Хабибрахман кызын, 90 яшьлек юбилее белэн Нагимов Нажэт котлады. Халима апа 1926 елның 1 апрелендэ Тат-Шуган авылында 4 балалы крестьян семьясында беренче бала булып туып үскән, бугенге кондэ бер узе исэн. Туган авылы мәктәбендә 3 сыйныф белем алган. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
Озак кына Иваново якларында торф чыгару эшлэрендэ эшли. Туган якларына кайтып колхозда торле эштэ эшли башлый . 1949 елда кулларына паспорт алгач бэхет эзлэп Донбас якларына чыгып китэ. 3 ел буе жир астында чабылган кумерне вогоннарга тояп торган. Анда эшлэгэндэ Зиннатулла исемле егеткэ тормышка чыгып 1954 елда бердэнбер улы Ильдус доньяга килэ. Ана 4 ай булганда туган ягына кайта, ире зур акча эзлэп алтын чыгару эшенэ китэ. Ойдэгелэр белэн килешеп, бер тамак ким булыр дип, Халима Хабибрахмановна Лениногорск якларына эшкэ китэ. Баласын туганнары карап устерэ. Улы Ильдус ойлэнэ, Себергэ йореп эшли башлый. Бала югалту кайгысын кичерэ Халимэ Хабибрахмановна, 2014елда Ильдус бакыйлыкка кучэ, балалары булмый.
Халима апа пенсиягэ чыкканчы колхозда торле эштэ эшли.Кайда гына эшләсә дә макталуда була ул. Тырыш хезмәте өчен мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.