- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
13 февраль көнне “Гиндукуш” хәрби дан музеенда зур вакыйга булды. Музейда Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган Газизов Хәмәт Газизулла улына багышланган яңа экспозиция ачылды.
2015 елның август аенда Тукай районына Смоленск өлкәсеннән куанычлы хәбәр килеп ирешкән иде: Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре тирәсендә эзләнүләр алып барган “Гвардеец” эзләнү отряды хәбәрсез югалган, дип саналган якташыбыз Хәмәт Газизовны һәм янында аның шәхесен раслаучы медальон табылган. Шуннан соң райондашыбыз үз туган авылы зияратында сыену урыны тапты, аны тантаналы рәвештә бөтен авыл җыелып соңгы юлга озатты. Шул вакытта район башлыгы Вәсил Гарипович батыр якташыбызның шәхси әйберләрен, музей җитәкчесе буларак, миңа тапшырган иде. Аның карары ныклы булды. “Бу әйберләр хәрби дан музеенда урын алырга тиеш. Батыр сугышчы турында һәркем белергә, танышырга тиеш” диде. Алар арасында Хәмәт абзыйның каскасы, агач саплы пычагы, кырыну өчен көзгесе, бил каешының бер өлеше һәм бер уч туфрак та бар иде.