Әгерҗенең Ометов урамындагы баракларны юкка чыгару башлангач, анда эшләүчеләр белән элемтәгә кереп, берәр кызыклы әйбер табылса, безгә хәбәр итүләрен яисә музейга тапшыруларын үтенгән идек.
Музей белән даими элемтәдә торучы, тарихыбызны тирән белүе белән сокландыручы Альберт Арсланов ул урыннардан табылган берничә экспонат китерде. Һәр тарихи истәлек – безнең өчен кыйммәтле табыш ул. Без аларны җентекләп өйрәнеп, яңа сулыш өреп, «биография»ләрен булдырабыз. Альберт китергән экспонатлар арасында шигырьләр дәфтәре бар иде. Дәфтәрнең авторын табу зур кыенлык тудырмады, чөнки аның тышы нык таушалган булса да, эчендәге язулар, авторның яшәгән урыны ачык күренә. Ул – озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда эшләгән Әмир абый Аптековның сеңлесе – 1942 елда 10 сыйныфта укыган 17 яшьлек Мәбрүрә булып чыкты. Шигырьләрнең күбесе истәлек формасында язылган. Әдәбиятта без истәлекләрне күбесенчә проза хәлендә укырга күнеккән, ә дәфтәрдә алар шигьри юлларга салынган. Истәлекләрдә яшь кызның яраткан егетенә булган самими хисләре, моң, сагыш чагыла. Күрәсең, егет фронтка киткәндер, сөйгәне аның дошманны җиңеп, исән-сау илгә әйләнеп кайтуын тели, аерылу газапларының авыр булуын яза. Соңгы шигырендә «ятып калдың чит-ят җирдә» дип язуы – егетенең гомере сугышта өзелүенә ишарә.
Дәфтәрнең төп нөхсәсе музейда сакланачак. Кызыксынучыларга аның күчермәсе белән танышу мөмкинлеге дә бар. Кызганыч, Мәбрүрә апа үзе инде вафат, балалары Ижауда яшиләр. Ул үзе дә Ижауда яшәгән. Әгерҗе зиратына җирләнгән.
Рәмзилә Шакирова,
Әгерҗе тарихы музее директоры