Әлки районында туып-үскән, дүрт бала үстергән, гомер көзен Әгерҗедә кызы Гөлсирә һәм кияве Дилүс тәрбиясендә уздыручы Хәдичә әби Халиуллинага 105 яшь тулды.
Моннан ике ел элек очрашканда:
– И-и, балакайларым, бик озак яшәдем инде бу якты дөньяда. Кызым белән киявем бик тәрбияләгәнгә шулай озын гомерледер мин. Яшь баланы карагандай тәрбиялиләр, иркә әби булып кына ятам хәзер. Мин әле 105 яшемә кадәр яшим. Бу рәхәт тормышны ташлап китәсе килми, – дигән иде иң озын гомерле райондашыбыз.
Ходай насыйп иткәч, 105ен дә тутырды Хәдичә әби. Әмма ул олуг юбилеен урын өстендә генә каршы алды. Кул-аяклар тыңламый, һуш-зиһене дә юк инде.
- Әни гомер буе даруның ни икәнен белмәде. Башы авыртканда да дару эчеп кара дисәм, кулын гына селти иде. Хәзер менә даруның да файдасы юк инде, – ди Гөлсирә апа.
Әмма Хәдичә әби бу яшькә җитүе белән бәхетледер. Тормышында күп авырлыклар күреп тә, ямь һәм тәм табып яшәве, иң мөһиме, картлыгын балалары янында кадер-хөрмәттә уздыруы белән бәхетле ул.