- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Җәмәгате Мөхәммәтдин белән гаилә коруларына 65 ел тулган булыр иде инде аларның.
– 1951 елның маенда өйләнешкән идек. “Май аенда өйләнмә, кияүгә барма“, – дип юкка гына әйтмиләр икән, алты бала белән тол калдым, – ди Рәсимә апа уфтанып.
...Тоба авылы кызы Рәсимә Әгерҗегә килен булып төшкәч, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшли башлый. “Буфетчица да булдым, идән дә юдым“, – дип искә ала. Ә Мөхәммәтдин абый поездда кондуктор булып эшли. Тату гаиләдә бер-бер артлы балалар туа: Флүр, Фәрит, Фердинанд, Фирдания, Фәния һәм Фәридә. Фәриттән кала барысы да гаиләләре белән Әгерҗедә төпләнеп яшиләр бүген.
– Мөхәммәтдинем һәлак булган көнне гомер онытасым юк. Минем авыр операция кичереп, әле яңа гына аякка басып килгән чагым иде. Мөхәммәтдин урманга утын алып кайтырга дип китте. Шуннан кайтканда Иж-Бубыйда машиналары баганага бәрелеп, шунда ук җан биргән, мәрхүм, – дип дәвам итә һәм туктап кала...
– Әти үлгәндә миңа 13 яшь иде. Аның вафатыннан соң без Фәния апам белән Әгерҗедәге интернатта яшәп укый башладык, ягьни дәүләт карамагына күчтек. Безне анда киендерделәр, ашаттылар, – ди кушыла төпчекләре Фәридә.
– Әни көне-төне эштә булды. Шулай берсендә без, өч кыз, өйдә утырабыз. Өйдә чыдап булмаслык салкын. Почмакта буржуйка тора. Әллә утыны чи булган инде, һич кенә дә ягып җибәрә алмыйбыз. Фирдания апа каяндыр әллә кәрәчин, әллә солярка табып алып кереп ягып җибәрмәкче булды. Кисәк ут кабып, үзенең дә күз керфекләре, кашларына кадәр янган иде. Эштән кайткач әни безне, ий, орышты да соң! Аннан “ятимнәрем“ дип кочаклап елады, – дип дәвам итә ул.
– Бер шакмак шикәрне дә бүлеп ашаган чаклар бар иде. Ә киемне әйткән дә юк. Дискотекага бара башласалар, нәрсә кияргә белмиләр. Китә бәхәс, үпкәләү, – дип хатирәләргә бирелеп ала Рәсимә апа да.
– “Бер михнәтнең – бер рәхәте“ дип юкка гына әйтмиләр икән. Балалар үскән чакта авыр булса да, хәзер рәхәттә яшим. Ул-кызларымның барысы да исән-сау. Һәркайсының үз гаиләсе, мине дә беркайчан ялгыз калдырмыйлар. Әнә, бер көнне Фәридәм белән икебез генә башкалардан “качып кына“ бәлеш пешереп ашарга җыенган идек, әллә исен сизеп, барысы да җыелдылар, – дип шаяртып ала әни кеше.
– Бер йодрыкка туплап торучы әниебез исән генә булсын, берүк. Безне үстергәндә күргән михнәтләре бәрабәренә әле тагын озак еллар кадерләп яшәтә алсак иде әле сөекле кешебезне, – ди Фәридә әнисенә ягымлы караш ташлап...
Дания Абзалиева