Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Мәснәвия Исмәгыйлева 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәмчә бизәлгән өендә аны олуг бәйрәме белән район башлыгы Валерий Макаров һәм Россия Президенты исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин, локомотив депосы ветераннар Советы вәкилләре, сеңлесе Галия, балалары, ун оныгы, унбер оныкчыгы, туганнары котлап, чәчәкләргә күмделәр, бүләкләр бирделәр.
Баулы районында туып-үскән кыз җиде сыйныф тәмамлагач та колхоз эшенә чыга.
- Алдынгылыкны берсенә дә бирмәдем. Көненә 70 сутый солы чаба идем. Заманы өчен кыйммәтле бүләкләр дә алдым, – дип искә алды ул елларны искиткеч яхшы хәтерле Мәснәвия әбекәй.
Гомерлек яры – Кичкетаң егете Хәйдәрен ул Удмуртиядә яшәгәндә очрата. Бергәләп урман кисәләр, гаилә коргач йорт җиткереп керәләр. Хәйдәренең әтисе туган якларда бергәләп яшәргә чакыргач, Әгерҗегә кайтып төпләнәләр. Анда да киң-иркен йорт төзиләр. Дус-тату гаиләдә ул һәм өч кыз үстерәләр.
Бүгенге көндә Мәснәвия әби кызы Идия һәм оныклары белән яши. Хәзер дә эшсез торуны күз алдына да китерми. Кәҗәләре өчен печәнне үзе чабып әзерли. Бәрәңге утырта, чүбен утый, төбен өя, казып алырга аеруча ярата. Бакчада яшелчәләр үстерергә яратучы, тормышын план белән алып баручы, хәтта аны язып баручы әбекәй кайчан нинди үсенте утыртачагын бәйнә-бәйнә сөйләде. Гомер буе якыннарын чәкчәк пешереп сыйлаган оста юбилеена да 70 йомыркадан чәкчәкне үзе пешергән. Өй мичендә бәлеш һәм кабармаларны еш пешерә.
Намаз иясе булганына чирек гасыр булган инде. Китап укырга да бик ярата ул. Язучыларныкын да, дини китапларны да “Укыган саен укыйсы килеп тора”, ди.
Диңгездә әбекәй унлап тапкыр булган. Тугызынчы дистәсен ваклагач, Мәскәүдә яшәүче оныгы Алия белән барган.
– Дельфиндай йөзә диңгездә. Бөтен ял итүчеләр карап торды әбиемнең оста йөзгәненә. Яшен белгәч, шаккаттылар. Алып барсагыз, хәзер дә барам, дип тора картаюны белмәс әбиебез, – ди Алия.
– Элек нәселебездәге бөтен балалар җәен шушында җыелып бергә үстеләр. Хәзер оныкларыбыз кайта. “Матур курчакларым”, “бәбекәчләрем” дип кенә дәшә аларга әниебез. Аның беркайчан да тавыш күтәреп дәшкәне булмады. Бик сабыр, тырыш, тыйнак ул. Нәселебезнең алтын баганасы, – дип сөйләде Казанда яшәүче кызы Әлфия.
90 яшьлек бәйрәме белән котлап, табын артына утыздан артык якын кешесе җыелган иде. Мондый бәйрәмнәрең тагын да булсын, Мәснәвия әбекәй!




