- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
– Болай зурларлар дип уйламаган идем, – диде ул тыйнак елмаеп. Ә юбилярны зурлаулар моның белән генә бетмәгән иде әле. Сөекле кызы Резидә (район Советы аппараты җитәкчесе) олуг бәйрәме уңаеннан әнисенә бик күп истәлекле бүләкләр әзерләгән: төрле елларда төшерелгән фотолардан тупланган газета чыгарган. Стенада “Туган көнең белән, әнием!“ дигән сүзләр балкый. Юбилярның күкрәгенә “Иң яхшы әни“ дигән сүзләр язылган тасманы таккач, ул тагын да сөйкемлеләнеп китте. Әгерҗе радиосыннан туган көне уңаеннан бик матур тәбрикләү сүзләрен тыңлагач, күңеле тулды аның. “Газетадан да укыдым котлауларны, бик күңелем булды“, – диде Гөлсем апа.