Корпункт:
Район башлыгы Валерий Макаров, “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов укучыларның тырышып укуларын, туган якның патриотлары булып үсүләрен теләделәр. Ә моңа үрнәк буларак, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев бүген армия сафларында хезмәт итүче Исәнбай егете Әлмир Шәрәфиевка юлланган характеристиканы укыды.
– Әлмир мәктәптә күпләргә үрнәк булды, спорт белән ныклап шөгыльләнде. Шуңа аңа хәрби бурычын үтәү дә авыр түгел, – диде баш комиссар.
– Чара Мәңгелек ут янына һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.