Илебездә кебек үк, Әгерҗедә дә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чаралар уза.
Традиция буенча, бәйрәм уңаеннан төп тантана Җиңү скверы янында үтте. Чарада сугыш башланган җанөшеткеч мизгелләр дә, Ленинград блокадасы афәтләре дә, Совет солдатының җиңүгә керткән тиңдәшсез өлеше дә тасвирланды. Бәйрәмнең төп кунаклары – Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар, сугыш чоры балаларының әлеге чыгышларны караганда күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде.
Әгерҗелеләрне иң якты, матур бәйрәм белән район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин, баш хәрби комиссар Илгиз Галиев, Ветераннар Советы рәисе Равия Лутошкина тәбрикләделәр.
– Ватаныбыз елъязмасында булган тарихи вакыйгалар беркайчан да югалмый һәм алар киләчәк буыннарның рәхмәтле хәтерендә яшәячәк. Ә 9 Май – тынычлык, горурлык һәм ата-бабаларыбызга ирек өчен чиксез рәхмәт бәйрәме, – дип мөрәҗәгать итте Валерий Макаров тантана кунакларына.
Альберт Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханованың бәйрәм уңаеннан котлавын укып җиткерде. Котлаудагы:” Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр” дигән сүзләр әлеге бәйрәмнең асылын чагылдырды.
Александр Лапшин тимерьюлчыларның Бөек Җиңүгә керткән өлешен ассызыклап, тирән рәхмәтен җиткерде.
Сугыш кырына 14 мең әгерҗеле китә. Шуларның яртысына гына кире әйләнеп кайту насыйп була. 5 мең әгерҗеле хәбәрсез югала. Аларның күбесенең кабере кайда икәнлеге билгеле түгел. Моны ачыклау – без, исәннәрнең бурычы. Тарихка битараф булмагыз, гаилә тарихын белегез, – диде үз чыгышында Равия Лутошкина.
Тантанада илебез азатлыгы өчен башын салган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.
Традиция буенча, чара “Җиңү көне” җыры белән тәмамланды. Нәкъ җырдагыча, Бөек Җиңү көненең әһәмиятен еллар да, бернинди вакыйгалар да киметә алмаячак. Хәтер исән чагында Бөек бәйрәм дә, аны якынайтуга өлеш керткән каһарманнар да халык хәтерендә яшәр.