АКЧА АРТЫК БУЛМЫЙ
Татарстандагы тарихи изге һәйкәлләр – Болгар һәм Свияжскины торгызуга матди ярдәм күрсәткән изге күңелле кешеләрне алтынчы ел рәттән инде Казан Кремленә чакырып хөрмәтләү, аларга хәйриячеләрнең тулы исемлеге язылган махсус китапны тапшыру матур гадәткә әверелде. Әгерҗедә гомер итүче Сабирҗан ага Хәйриячеләр китабының иң дәрәҗәле алтынчы томына лаек булды. Бу затлы, дәрәҗәле китапка Болгардагы һәм Свияжскидагы тарихи һәйкәлләрне торгызуга өлеш керткән 10 мең кешенең фамилиясе теркәлгән. Татарстандагы дәрәҗәле эшмәкәрләр, зур предприятие директорлары белән беррәттән Әгерҗедәге гап-гади бер ветеран Сабирҗан Ясәви улының исеме булу – районыбыз өчен дә зур горурлык.
– Адәм баласында акча беркайчан да артык булмыйдыр инде ул. Әмма шул кесәңдәге акчадан мохтаҗларга, изге җирләребездәге тарихи һәйкәлләрне торгызып, киләсе буыннарга калдыруга һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Әгерҗедә Кече Амур урамында туган нигезебезне саклап гомер кичергән Галия апам исән чакта ук Болгар җирен торгызуга өлешебезне кертү турында сөйләшкән идек. Әмма берничә тапкыр талпынып карасак та, шәһәребездәге банклар бу эшне башкарып чыгуда ярдәм итә алмадылар. Аннан Галия апамны да мәңгелеккә озаттык. Иң якын туган апам белән уртак теләгебезне тормышка ашыра алмавыма бик эчем пошып йөрде. Туганыбыз Резидә Закирова Болгарны торгызу өчен махсус фондка акчаны күчерү юлларын аңлаткач, бик теләп һәм шатланып әлеге гамәлне башкардым. Бу – Галия апамның да васыяте һәм ихлас күңелдән эшләнгән гамәл. Моның өчен Казанга тикле чакырып, Шәймиев үзе кулымны кысып рәхмәт әйтер дип кем уйлаган?! Үземнән бигрәк Галия апамның да рухы шат булгандыр дип уйлыйм, – ди Сабирҗан ага.
ЗЫЯЛЫ ВЕТЕРАННЫҢ ТЕЛӘГЕ
Рәхимовлар – Әгерҗедә танылган, зыялы, бай затлар. Бай диюем, матди яктан гына түгел. Нәселләре, туган-тумачалары, туган җанлы булулары белән бай алар. Сабирҗан ага да биш балалы гаиләнең төпчеге, туган нигезне саклап, шунда туган-тумачаны җыеп-очраштырып гомер итүче зыялы зат. Ул – Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап, 78 яшенә кадәр 53 ел Ижау мотозаводында баш белгеч булып эшләгән абруйлы ветеран. Сабирҗан ага бүген нәсел шәҗәрәсе, гомумән, татар халкының бай тарихы белән кызыксынып гомер кичерә, күп укый, гел хәрәкәттә. Әле дә егетләр кебек төз гәүдәле, җитез, хуҗалыкта бөтен эшне җиренә җиткереп эшләп, туган нигезне тәртиптә тотучы ветеранга күз генә тимәсен.
Рәмзия Зарипова
Әгерҗе ветеранының исеме Хәйриячеләр китабына кертелде
Корпункт: