Әгерҗе районында сугыш ветераннарына медаль тапшыру дәвам итә.
Яңа Акхуҗада яшәүче сугыш ветераны Зариф Мөхәммәтдиновка “Фидакарь хезмәт өчен“ медале тапшырылды. Зариф агага 94 яшь. Туган авылы Акхуҗада һәм күрше-тирә авылларда дини йолаларны башкаручы, зур хөрмәт-ихтирамга лаек сугыш ветеранына медальне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов тапшырдылар.
“Фидакарь хезмәт өчен“ медале сугыш ветераны Искәндәр Хәлиуллин исеменә дә кайткан иде. Татар Тансарында гомер кичергән Искәндәр ага быелның 30 маенда 94 яшендә бакыйлыкка күчте. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева аның медален Тансар авылында яшәүче кызы Гүзәлия Хафизовага тапшырдылар.