Корпункт:
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары - барлыгы 153 райондашыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр кабул итеп алалар.
523 тыл ветеранына да Президентның котлау открыткасы киләчәк. Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән 15 сугыш ветеранына бүләкләр тапшырыла.
Валерий Владимирович, ветеран Ольга Грабовая янында булып, аңа Президентыбыз һәм үзе исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре, котлау открыткалары тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов 93 яшьлек сугыш ветераны Нури Мистаховны сөендерде. Җитәкчеләр хөрмәтле ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, гомер көзләрен сәламәтлек белән уздыруларын теләделәр.