- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Быелгы Бөек Җиңү бәйрәмен районыбызда нибары 19 ветеран каршы ала. Бәйрәм алдыннан аларга “Ничек яшисез, хөрмәтле ветераннарыбыз?“ дип мөрәҗәгать иттек.
Мөнәвәрә Яхина, Кырынды авылы:
– Быел 96 яшемне тутырдым. Шушы яшемдә дә үз аягымда йөри алуыма сөенеп туялмыйм. Ике ел рәттән Казанга Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырыла торган тантанага да бардым. Ел саен авылыбызда 9 Май хөрмәтенә уза торган митингта да катнашам. Укучылар өебезгә дә очрашуга еш киләләр.
Улым Рәис тәрбиясендә шөкер итеп яшәп яткан көннәрем. Унбиш ел гына яшәп калган сөекле җәмәгатем Сөббух белән дус-тату гаиләдә дөньяга туган өч улыбыз да тәрбияле. Берсе – Тирсәдә, икенчесе Әгерҗедә яши, онык-оныкчыкларым да бик күп. Һәрвакыт кайтып хәлемне беләләр, ярдәм итәләр.
Бу араларда капка төбенә дә еш чыгып утырам, ишегалдында да йөрим. Бөек Җиңү көне җитәр алдыннан аеруча дулкынланам. Хатирәләргә биреләм, күңелем белән әллә кайларга барып кайтым. Сугыш вакытында Ерак Көнчыгыштагы авиация полкында хезмәт иткән, тыныч тормышта укытучылык иткән елларым – барысы да хәтердә яңара. Әйе, бик озын гомер юлы үттем. Тик яшәүдән туймадым. Алдагы Җиңү бәйрәмнәрен дә күрергә насыйп булсын иде әле.
Искәндәр Хәлиуллин, Тансар авылы:
– Быелгы язны аеруча сагынып көтеп алдым. Көннәр җылытып, агачлар яфрак яра башлагач, кәефем дә күтәрелеп китәр төсле. Дөрес, бүген дә начар түгел хәлем. Аллага шөкер, өйдә йөрим, радиодан яңалыкларны тыңлыйм. Күзләрем генә начар күрә хәзер. Тик мин шушы хәлемә дә шөкер итәм. Сугышта ничә тапкыр үлемнән калган солдат бит мин. 1943 елда җилкәмә котомка асып фронтка чыгып китүемне әле дә хәтерлим. Башта Суслонгерга мобилизацион пунктка, аннан II Украина фронтына пулеметчик итеп җибәрделәр. Атышлар вакытында ике тапкыр яраландым.Тик гомерем бетмәгәч, 1947 елда туган ягыма исән-сау кайттым. Менә быел Бөек Җиңүне җитмеш икенче тапкыр каршы алам инде. Башка елларда бәйрәм көнне Сарсак-Омгага тантанага бара идек. Быел да барасым килә, тик сәламәтлегем ничек булыр инде?! Шулай да бәйрәм көнне медальләрем тагылган костюмымны киярмен, балалар табын корырлар. Хәзер безнең өчен шунысы да зур бәхет инде...
Хәя Сәдретдинов, Әгерҗе:
– Шушы көннәрдә Россия Президентыннан Җиңү көне белән котлау открыткасы алгач ничек сөенгәнемне белсәгез?! Ничә кат укып чыктым микән, әле һаман да алдымда ята. Онытмауларына бик тә сөендем. Безгә хәзер әллә ни дә кирәк түгел бит инде, җылы сүз, игътибар да җитә. Бу яктан мин киленем Раяга бик тә рәхмәтле. Хөрмәтләп тәрбияли ул мине. Әле ярый, ул бар дип шөкер итәм. Югыйсә, үзем берни дә эшли алмыйм хәзер, чөнки аякларым бик авырта. Көнем телевизор карап үтә. Яңалыкларны карыйм, берәр җирдә сугыш барганын күрсәм, бик кайгырам.
Сугышлар була күрмәсен. Үз күзләребез белән күргәч, аның ни икәнлеген без яхшы аңлыйбыз. Җиңү бәйрәме дә безнең өчен аеруча кадерле. Сәламәтлегем булмагач, быел Әгерҗегә бәйрәм тантанасына барып булмас инде. Шулай да телевизордан Җиңү парадын булса да карармын. Сугыш еллары җырларын да тыңларга яратам. Тик аларны тыңлаганда күңел тула, йөрәк елый...
Ветераннарның хәлен Дания Абзалиева белеште