ӘНКӘМНЕҢ ДОГАЛАРЫ
Әнә ул, өстәл артына утырган да сөйли дә сөйли. Ә мин аны Әлмәндәр картка охшатып, сокланып утырам. Олпат язучыбыз Туфан ага Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр карт кебек утны-суны кичеп, тормышның ачысын-төчесен татып та яшәүдән туймаган Шәүкәт аганың тормыш юлы, чыннан да, гыйбрәтле.
...Җиде балалы гаиләдә үсә ул, өч яшьтә әтисез кала.
- Тормыш арбасын ялгызы тарткан әнине кызганып елап утыруым – әле дә күз алдымда, – дип искә ала.
Күңеленә дини орлыклар салучы да әнисе була.
– Әнием бик дини, иманлы иде, ул Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыган. Әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүче дә әнием булды. Аның «кешегә һәрчак яхшылык эшләргә тырыш. Яхшылык үзеңә әйләнеп кайта ул» дигән сүзләрен гомерем буе күңелемдә йөрттем, – ди аксакал.
Сугышка киткәндә әнисе язып биргән доганы күкрәк кесәсенә сала ул. Гарәпчә хәрефләр белән язылган, инде саргаеп беткән кәгазь кисәге һаман да исән, аны бик кадерләп үзе йоклый торган мендәр астында саклый.
– Бернигә дә алыштырмыйм мин бу ядкарьне. Японнарны тар-мар иткәндә яраланып аңымны югалтканда шушы дога миңа көч бирде, җиде ел армиядә йөртеп, туган нигеземә исән-имин алып кайтты. Эшемдә зур уңышларга ирешергә ярдәм итте, – ди Шәүкәт ага.
Сугышта партиягә керә ул.
- Коммунист булсам да, Аллаһының барлыгын, берлеген күңелем белән тоя идем. Чөнки ул минем каныма ана каны белән сеңгән, – дип сөйли.
ДИН ЮЛЫНДА
1950 елда сугыштан әйләнеп кайткан ир-егет илне торгызуга гына тугел, халыкны денле итүгә дә зур өлеш кертә.
- Туганыбыз Рифгать бик дини булды. Аның кешедән кешегә кереп, Әгерҗенең «Хәсән» мәчетен төзү өчен акча җыеп йөрүе – әле дә хәтеремдә. Кулымнан һәм көчемнән килгәнчә, мин дә булышырга тырыштым, – ди.
Үзлегеннән намаз укырга өйрәнә, Коръәннән сүрәләр ятлый. Җәмәгате Нәзимәне дә дингә тарта, намазга бастыра. Балага исем кушу, өйгә Коръән уку, соңгы юлга озату кебек йолаларны инде ничә еллар дәвамында башкарып, кардәшләребездән күпме рәхмәт сүзләре ишеткәндер дә, күпме савап алгандыр ул?!
Хезмәтендә дә хөрмәтле кеше була Шәүкәт ага. 31 ел локомотив депосында эшләү дәверендә кочегардан машинист-инструктор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, партия оешмасы секретаре булып эшли.
НӘСЕЛ ТАРИХЫ - ШӘҖӘРӘДӘ
Сугышчан һәм хезмәт юлын, гомумән, үзенең тормышын зур бер альбом итеп теркәгән ул. Бик пөхтәлеп нәсел шәҗәрәсен дә төзеп куйган. Бик Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аңа багышланган бик тә эчтәлекле китап та дөнья күрде.
- Әне шуларның барысын үлчәүнең бер ягына куеп, икенче ягына әнкәмнең догаларын салсаң, тигезләшер иде, мөгаен. Чөнки аларның һәркайсы әнкәм догасы белән сугарылган, - дип аксакал. Әйе, юкка гына "баланың аңага, ананың балага теләгән догасы кабул була" димиләр шул.
... Әнә, һәр фотога текәлеп карап, күңел хатирәләрен барлый аксакал. 90 яшьләк юбилеен билгеләп үткән көннәрдә альбомын аеруча дулкынлану белән кулына алгандыр ул. Чөнки анда - гасырга якын тарих, туганнар, кардәшләр.... Әлеге альбом - китапның соңгы бите язылмасын, Шәүкәт аганың гомерен теркәүне дәвам итсен иде әле. Шәһәребезнең хөрмәтле ветеранын котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та аңа шушы теләген җиткердә һәм Рәсәй Президентының, район башлыгының котлауларын, бүлекләрен тапшырды.