Корпункт:
Барлык авыл җирлекләрендә дә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр, оста рәсем ясаучылар арасында бәйгеләр үткәрелә, күргәзмәләр, яшьләр өчен тематик кичәләр оештырыла. “Бердәм Россия” партиясе көннәре кысаларында узучы әлеге чараның йомгаклау тантанасы 22 февральдә Олы Кайбыч мәдәният йортында була.
