- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышының теге яки бу вакыйгаларына, яу кырында кан койган һәм тылда көне-төне хезмәт куйган ветераннарның, сугыш чоры балаларының истәлекләренә багышланган китаплар, җыентыклар чыга тора. Күптән түгел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, «Ватаным Татарстан» газетасының Чаллыдагы хәбәрчесе Рәис Зариповның «Генерал Власовны кулга алу» дигән күләмле фәнни-публицистик хезмәте дөнья күрде.
Исеменнән үк күренгәнчә, Ватан сугышында икенче удар армия командующие генерал-лейтенант Андрей Власов камалышка эләккән армиясен Волхов сазлыкларында ачлыкта һәм өметсезлектә, үлемгә калдырып, 1942 елның 13 июлендә үз теләге белән немецлар ягына чыга. Гитлерчылар сатлыкҗан командирын якты йөз белән каршылыйлар, генерал үз чинында кала, каршы як белән теләп хезмәттәшлек итә башлый. Россия халыкларын азат итү комитеты дигән хәрби оешма төзи, Сталин режимына каршы көрәшкә өндәгән листовкалар, мөрәҗәгатьләр әзерләп тарата. Россия халыкларын азат итү комитетының кораллы көчләре командующие вазыйфасын башкара, әсирләрдән торган Россия азатлык армиясе җитәкчеләренең берсенә әверелә. Комитет әсир төшкән хәрбиләрне үз ягына аударып, куркыныч көчкә әверелә. Вермахтны яклап, большевикларга каршы сугышка яңадан-яңа хәрби көчләр әзерли.
Әмма ничек хыянәтче сатлыкҗан генерал Власовны кулга төшерергә? Бу хакта югары командование да, куркынычсызлык органнары да төрле планнар кора. Журналист Рәис Зариповны бу мәсьәләне һәрьяклап документлардан, чит ил һәм Россия матбугат чараларыннан, архив материалларыннан тирәнтен өйрәнә һәм иң ышанычлысы – Ватан сугышы тарихына «кара генерал» атамасы белән кереп калган, татар халкының каһарман улы майор Даян Баян улы Мурзинның дошман тылында партизан бригадасын җитәкләп, гитлерчыларның котын алып, дәһшәтле диверсияләр оештырган, матбугат битләрендә язганча, Гитлерның шәхси дошманына әверелгән разведчик белән очрашып сөйләшүе һәм аның: «Власовны без кулга алдык», – дип истәлеген уртаклашуы зур хезмәткә алынырга, эзләнергә этәрә.
Үзебезнең һәм чит ил тарихчыларның, хәрби белешмәләр башлыкларының язмаларын, архив материалларын өйрәнеп, Рәис Зарипов шул чор вазгыятен тулы күз алдына бастыра һәм Власовны кулга алуга бәйле төрле фаразларга, уйдырмаларга урын калдырмый.
Ул Даян ага Мурзин сөйләгәннәрне 2008 елның 1 декабрендә диктофонга яздырып ала: «Америкалылар Чехия янында икенче фронт ачтылар. Исәпләре – Праганы алу. Власов та шул тирәләрдә бөтерелә», – дип сөйли Даян ага һәм Власовның урманда качып ятуын, америкалыларга бирелергә теләвен ышанычлы хәрби кешедән ишетүен әйтә.
Соңга калырга ярамый, тиз генә отряд командирларын җыйдым. Киңәшләшкәч, автоматлар белән коралланган төркемне алып шунда киттем.
Машинасы янында урынбасары һәм ике хатын-кыз гына. Үзе күренми, машина артына поскан. Тән сакчылары да юк. Мөгаен качкан булганнардыр. Тиз генә машина янына бардык, урынбасары белән икесен тотып бәйләдек. «Власов безнең кулда, – дип генерал-полковникка хәбәр иттем. Самолет белән Мәскәүгә озаттылар. Әгәр без өлгермәгән булсак, америкалылар биләгән зонага чыгып китәселәр иде», – дип, моңарчы сер итеп саклаган яңалыкны ача. Хәер, дошман тылында партизаннар бригадасын җитәкләгән, Украинада партизаннар отрядында кылган батырлыклары, Молдавиядә, Словакиядә, Богемиядә, Моравиядә диверсияләр оештыруы, немец генералы Дитрих фон Мюллерны кулга алуы һәм тиешле органнарга кыйммәтле мәгълүматлар җиткереп торуы илнең иң югары бүләге белән бәяләнергә хаклы булса да, ни сәбәптәндер аны күрмәмешкә салынганнар. Генерал Власовны кулга алуы озак вакытлар үткәч, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1955) белән бәяләнә. Башкортостанның Бакалы районы, Иске Бакалы егете Даян Баян улы Мурзин дошман тылында Якушев фамилиясе белән күптөрле операцияләрдә батырлык үрнәге күрсәтә. Кызыл Байрак (1942), Кызыл Йолдыз (1943) орденнары, шул ук вакытта Чехословакиянең 5 ордены белән бүләкләнә. Чехиядә 15 каланың мактаулы гражданины була. Татар халкының данлыклы улы, Чехословакиянең милли герое Даян Баян улы Мурзин 2012 елның 9 февралендә 91 яшендә вафат була.
Каһарман сугышчы, батыр партизан, оста командир Даян Баян улының сугышчан юлы һәм аның аша Ватан сугышының моңарчы билгеле булмаган кайбер күләгәле якларын, әсирлеккә төшкән сатлыкҗан генерал Власовның һәм кайбер командирларның Ватанга каршы мәкерле эшчәнлекләрен, аларны кулга алуда катнашкан батыр разведчик Даян Мурзин батырлыгын тулы яктыртырга тырышкан автор журналист Рәис Закировка зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә игелекле эшендә уңышлар насыйп булсын аңа.
Хәмит Мөхәммәтшин.