- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, күңелдә әтиебез белән бәйле истәлекләр тагын бер кат яңара. Быел аеруча дулкынлану хисләре кичерәбез.
Әтиебез Егоров Павел Федоровичның “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнүен раслаучы документлар табылды, - дип сөенечен уртаклашты ветеранның кызы Люция апа Нуртдинова.
Орденның таныклыгы исән, якыннары кулында булса да, аның чынлыгын раслаучы бер кәгазь дә булмагач, аңа әллә ни әһәмият бирмиләр башта. Гаилә альбомында бер тарих атрибуты булып кына йөри ул. Ә бүгенге көндә исә аның югалмаганына сөенеп бетә алмыйлар, чөнки район туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре ярдәме белән күптән түгел бик зур эш башкарыла – ветеран белән бәйле мөһим документлар табыла.