Халыкара гаилә көнендә сугышта катнашучы Билал Вәлиев кунаклар кабул итте, – дип хәбәр итә газета "Менделеевск яналыклары".
Ирле-хатынлы Вәлиевлар районда беренчеләрдән булып “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнделәр, ике ел элек тимер туйларын – гаилә коруларының 65 еллыгын билгеләделәр. Халыкара гаилә көнендә исә район башлыгы Валерий Чершинцев хөрмәтле ветеранга ТРның “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Вәлиевларның фронт һәм хезмәт юллары данлыклы. Билал Җәләлович беренче Белоруссия һәм Балтыйк буе фронтларында сугышкан. Солдатның батырлыгы өч дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән билгеләнгән. Сания Исламовна сугыш елларында фронт өчен снарядлар чыгаручы хәрби заводта эшләгән, тыныч тормышта Л.Карпов исемендәге химия заводында хезмәт куйган.
– Ярты гасырдан артык ислам кануннары буенча яшәүче сезнең тату гаиләгез менделеевлылар өчен үрнәк булып тора, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.
Сугышта катнашучыны бүләк алуы белән ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, социаль яклау бүлеге һәм ЗАГС начальниклары Фаина Козырева һәм Татьяна Алексеева, “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова һәм 4 нче мәктәпнең 7 нче сыйныфы укучылары тәбрикләделәр.