Иж-Бубый авыл тарихы музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары булган авылдашларыбызның истәлекләре саклана. Игътибарыгызга Муллахмәтов Рәкыйп Ахунҗан улының үзе һәм сугышчан юлы турындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез. Стиль, орфография һәм пунктуация язмалардагыча сакланды.
«Үзем турында берничә сүз.
1924 ел 7 февраль көнне Әгерҗе районы Кодаш авыл советы Иске Кызылъяр авылында туганмын. Тирсә мәктәбендә 7 класс бетергәннән соң 1939 ел сентябрь аенда Казан финанс-экономика техникумына барып кердем, техникумны 1942 елның февраль аенда досрочно бетереп, Удмуртиягә эшкә җибәрделәр, Ижевский сельский районның райфинотделында налоговый инспектор-бухгалтер булып эшләдем. Июль аенда Совет Армиясенә алдылар һәм Ижевск, Чабаксар урманнарының запас полкларында 1943 елның январена кадәр 82 ммлы минометны өйрәттеләр, сугышта куллану өчен.
1944 елның 29 декабренда өченче группа инвалид булып өйгә кайтканнан соң, 1945 елның январенда Райсобес направлениесе белән Иж-Бубый авылындагы балалар санаториесенә* (ул чорда әле сугышта һәлак булган фронтовикларның балаларын тернәкләндерү үзәге*) баш бухгалтер булып кердем. 1962 елда райком кушуы буенча “Искра” колхозына гл. бухгалтер итеп күчерделәр, анда пенсиягә чыкканчы 1984 – 1985 елга кадәр эшләдем, үземә икенче группа инвалидлыгын биргәч, 1995 елга кадәр колхозда райкомиссия председателе булып, авылда Ватан сугышы ветераннары советы председателе булып йөрдем. Хәзер авыру (суставларда, аякта, кулларда полиартрит, артроз һ.б.), йөрәк авыруы, сахарный диабет, һ.б. авырулар булгач, өйдә утырам.
1999 ел, декабрь»
**************
Финанс-экономика техникумын бетергәннән соң, Ижевск шәһәрендә райфинотделда эшләгәндә, 1942 елның август аенда армиягә алдылар. 1943 елның январь-февральгә кадәр Ижевск, Чабаксар урманнарында запасной полкта тордык, анда 82 ммлы миномёт өйрәтеп, сугышка хәзерләделәр.
Январь азагы или февраль башында (1943 ел) бер эшелон яшьләр белән Мәскәүне узып, фронтка якын килдек, безгә Брянский фронт диделәр. Безнең гаскәрләр һөҗүм итәләр иде, Калуга, Козельск, Сухиничи шәһәрләре азат ителгәннәр иде. Безне барыбызны да Сухиничи станциясендә төшерделәр дә пехота частьләренә бүлеп чыктылар, без яшьләрне һөҗүмдә катнашкан гаскәрләр белән куштылар. Бер авылда полный боевой формага киендерделәр, кулга винтовка, патроннар, 2шәр граната, кечкенә тимер көрәк (карны казу өчен), башка калай каска һ.б.лар бирделәр дә, шушы көннәрдә һөҗүмгә күчәбез, дип аңлаттылар. Отделение, взвод, роталарга бүлеп бетерделәр. Мине, татар икәнлегемне белгәч, нацменнар командасына отделение командиры итеп билгеләделәр (татар, башкорт, казах, үзбәк, кыргыз һ.б. Урта Азия яшьләре барлыгы 15 солдат идек).
Көннәрдән беркөнне төнге сәгать 1ләрдә уятып алып чыктылар, һөҗүмгә, диделәр. Немецлар 7 – 8 км ераклыкта оборона тоталар иде. Башта строй белән, аннан бер рәт белән, вперебежку по одному, по-пластунски, 50 – 60 м калгач, атакага күтәрелергә тиеш идек. “Встать, в атаку!” дигән команда булды, барлык солдатлар да бердәм алга ыргылдылар, мин аякка басуга егылып киттем, по-пластунски барганда аяк ранен булган, алда снаряд чокырына юлыктым, безнекеләр “урра” кычкырган тавышларны ишетеп тордым. Ул арада раненыйларны җыеп йөрүче атлы чана утыртып алып та китте. Бер авылга конторага килеп җиттек, рананы бәйләделәр (сквозное пулевое ранение левого бедра, күт өстеннән почти тез астына кадәр . бераздан автобуска төяп, Калуга шәһәренә госпитальгә китерделәр, анда бер атна чамасы яткач, ж.д вагоннарга утыртып алып киттеләр. Гусь-Хрусталь шәһәрендә госпитальдә яттым. Пуля ватный чалбарда (боттан чыгып җиткәч) уралып калган иде, Калугада врачлар алдылар. Биредә 10 апрельгә кадәр яттым.
1943 елның февраль ае башында беренче тапкыр ранен булганнан соң төзәлеп, Гусь-Хрусталь шәһәреннән 1943 ел апрель аенда Мәскәүгә 202 номерлы выздоравливающий батальонга кайтардылар, анда наступать итү сугышына өйрәттеләр (пехота). 10 – 15 көннән соң вагоннарга утыртып, Белоруссия направлениесе белән Мәскәүгә чыгып китеп, Вязьма станциясендә төшерделәр. Биредә стройга тезеп алып киттеләр, 100 км чамасы баргач, безне туктатып, стройдан сайлап ала башладылар. Мин минометчик буларак (запасной полкта шуңа өйрәткәннәр иде) миномет батальонына эләктем. Бу 3нче Белоруссия фронты 31нче армиясенең 220 укчы дивизиясе иде. Ул Смоленск өлкәсенең биеклектә урнашкан Ярцево шәһәреннән 30-40 км ераклыкта оборона тота иде, шәһәр немец кулында иде. 3нче Белоруссия фронтының главнокомандующие Иван Данилович Черняховский иде. Оборонада 1943 елның июль аена кадәр тордык, июль-август айларында наступлениегә күчтек, 220 дивизия составында Смоленск өлкәсенең Дорогобуж, Ельна районнарын азат иттек. Безнең 220 дивизия командиры генерал-майор Полевик, 376 полк командиры подполковник Гугуев иде.
Үзем 82ммлы минометның наводчигы, бераздан командир расчета булдым. Алга таба бара-бара берничә мәртәбә Днепр елгасына форсировать итәргә туры килде. Ярцево, Смоленск шәһәрләрен һәм бик күп-күп авыл-шәһәрләр азат иткәндә, Витебск шәһәре өчен каты сугышларда катнаштым. Орша шәһәренә 25 – 30 км кала тукталдык. 5 км бару өчен бик күп солдат югалтырга туры килде, км саен ныгытмалар, траншеялар бар иде. Партизаннар, Оршага кадәр шулай, диделәр, чөнки алар белән очрашырга туры килде. Биредә оборонага күчтек, көз иде, шунда кышладык.
Хәтерлим, җәйге чорда (1943), стройга тезеп, сугышта яхшы күрсәткечләр өчен “За отвагу” һәм “За боевые заслуги” медальләре бирделәр (комполка Гугуев үзе тапшырды). 1944 елга кергәч, июнь аена кадәр оборонада тордык. 23 – 24 июньдә наступлениегә күчтек, Оршага кадәр барып, сугыша-сугыша 27 июньдә шәһәргә кердек, передовойда Днепр елгасын кичеп чыктык, күпере җимерек, шартлатылган иде, ә тимер юл күперен безнең армия разведкасы саклап калды. Оршадан соң асфальт шоссега чыктык (Мәскәү – Минск – Варшава шоссесы). Минск шәһәренә җиткәндә полк артыннан пехотаны миномет уты белән поддержать итеп бардык.
Бик күп пленныйлар алынды. Шәһәр халкы, урамга чыгып, бик яхшы каршылады. Без, вокзал территориясенә туры килеп, ялга туктап алдык, шунда главный командующий И.Д.Черняховскийны күрдек, безне Минскны алу белән котлады. Биредә (вокзал тирәсендә) танклар, машиналар һ.б. төялгән килеш бик күп эшелоннар калган иде. Хәтердә калганча, Орша, Минск, Борисов, Лида һ.б. шәһәрләрне, бик күп авылларны алдык. Березина, Неман дигән зур елгаларны кичтек.
Гродно шәһәренә һөҗүм иткәндә, 16 июль 1944 көнне үзем минометтан атып, пехотаны поддержать итә идем. Наблюдательный пункттан “беглый огонь” дигән хәбәр алгач, еш ата башладым, 10 – 15 м тирәсендә артымда снаряд төшеп ярылды һәм аркам, битем ранен булды, осколок биткә, аркага үпкәгә кадәр кергән иде. Хәзергәчә саклана. Безгә китәргә команда булды, мин частька, авылга медпунктка киттем. Полк санчасте Неманның теге ягында дигәч, берничә яралы солдат белән атка утырып Неманга кадәр бардык, анда көймә белән чыгардылар. Безне автобуска утыртып Вильна шәһәренә озаттылар, Смоленск, Мәскәү шәһәрендәге госпитальгә җибәрделәр. Тяжелое ранение грудной клетки булгач, глубокий тылда Алма-Ата шәһәрендә госпитальдә яттым, аннан өйгә җибәрделәр (декабрь, 1944 ел* - яралану вакыты*).
Алсу Хисматуллина