41 нче ел,
22 нче июнь,
Кызыл белән язган датасы
Шушы көннән тарих битләрендә,
Кара юллар калды барысы.
Батыр уллар, ир-егетләребез
Китте безне, илне сакларга,
Гомерләрен һич тә кызганмыйча,
Биргән вәгъдәләрен акларга.
Явыз дошманнарны җиңеп кайтабыз дип,
Китте газиз әти-абыйлар,
Кайгы-хәсрәтләрне сизгән кебек,
Елап калды нәни сабыйлар.
Сугыш, нинди тетрәндергеч исем,
Явыз исем, ләгънәт төшкере
Үзе үткән юлда күпме бушлык,
Күпме хәсрәт-кайгы китерде.
Күпме ятим, ачы күз яшьләре,
Өләште ул бүлеп һәр йортка,
Һичкемне дә аерып кызганмады,
Күмеп илне-җирне сагышка.
Яшь аналар күпме ялгыз калды,
Ишетелде елау һәр йортта,
Өмет итеп, яхшы хәбәр көтеп,
Хат килгәнне һәр көн фронттан.
Вәхши сугыш, кермә кабат безгә,
Пычрак эзең җирдә калдырып,
Илебездә гөл-бакчалар үссен,
Кошлар кайтсын безгә сагынып.
Чишмәләре челтерәп җырлап аксын
Һәрвакытта тусын якты көн.
Зәңгәр күктә якты кояш янсын,
Капламасын җирне кара төн.
Буа
2012 ел.