Бөек Ватан Сугышы тыл ветераны Фомин Василий Ивановичны 90 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль район Башлыгы урынбасары Вячеслав Раков, социаль яклау бүлеге начальнигы Тәнзилә Васильева һәм Ветераннар Советы әгъзасы Фатыйх Хикматуллин, шулай ук туганнары һәм якыннары котладылар.
Тумышы белән Василий Иванович Татарстан Республикасы Әлки районыннан.
Сугыш елларында агач эшкәртү заводында эшли, 17 яшьтән руль артына утыра, урманнан винтовка прикладлары әзерләү өчен чимал ташый. Бүгенге көндә Василий Иванович үзенең шәхси Нива автомобилен үзе йөртә һәм аның машина йөртү стажы 72 ел.
Хезмәттәге казанышлары өчен 1958 елда СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан " За трудовое отличие " белән бүләкләнә.
Тыныч вакытта Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы "Сельхозхимия" оешмасында шофер булып эшли.
Хәзер Василий Иванович берүзе яши. 3 баласы, 7 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
Василий Ивановичка бүген истәлекле бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка тапшырылды.