Корпункт:
Морзалар авылында яшәүче Фәһим ага Камалиев 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
Аңа Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин иң изге теләкләрен җиткерде.
Фәһим ага Камалиев Шәмбалыкчы авылында туып-үсеп, төрле җаваплы хезмәтләр башкарган. Хезмәт юлын гади колхозчыдан башлап җибәргән. Комбайнчы, бригадир булып эшләгән. Аннан озак еллар авыл Советын җитәкләгән. Морзалар авылында кошчылык фабрикасында механик булып хезмәт иткән.
Бүгенге көндә Фәһим ага улы һәм килене тәрбиясендә хасияттә яши.