- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Ел саен Сталинград вакыйгаларына багышланган очрашуларны, батырлыклык дәресләрен музей хезмәткәрләре матур традиция белән тәмамлый – безгә очрашуга эзтабарлар килә. Быел да Зәй шәһәреннән “Гвардия” эзтабарлар группасы килде. Сугыш кырларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган дип саналган ватандашларыбызны кире кайтару эзтабарларның төп максаты. Очрашулар Әлмәт һәм Сарман мәктәпләрендә узды. Оешма җитәкчесе Никифоров Виктор Михайлович үзе белән шушы отрядта йөрүче Наташа, Эмиль һәм Рәмис белән килгән иде. Әңгәмә вактында эзтабарлар үзләре үткәргән эшләр, эзләнүләрне ничек оештырулары, шушы отряд әгъзасы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икәне, солдатларның җәсәдләрен тапкач эшне ничек дәвам итүләре турында бик тәфсилләп сөйләделәр, үзләре белән алып килгән экспонатлар белән таныштырдылар. Балалар үз чиратында бик күп сораулар бирде, экспонатларны тотып карады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында үткән әлеге чаралар балалар күңелендә озак сакланыр һәм алар да үзләренең әби-бабайлары язмышы белән күбрәк кызыксына башлар дигән өметтә калабыз.