Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышының “Виртуаль музей” сайты аша ерак Пермь краеннан Первусин Ринат үзенең туган бабалары тарихын, нәсел шәҗәрәсен эзләп, Апас туган якны өйрәнү музеена мөрәҗәгать иткән иде. Музейда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тулы исемлеге "Алар туган ил өчен көрәштеләр" исемле китабында саклана. Ул Кәфил Фәхрәзиевич Әмиров ярдәме белән чыкты. Анда 11 151 кеше исеме төркәлгән. Шулар арасында Ринатның дәү әтисенең бертуган абыйсы Тимергалиев Хуҗиәхмәт Тимергали улы булуы ачыкланды. Аларның туганнары Апас районының Идрәз Теньки авылыннан һәм шул авылда яшәүче туганнан туган абыйсы Тимергалиев Рәхим белән элемтәгә керүне музей хезмәткәрләре оештырды. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның билгесез вакыйгаларын эзләү музей эшчәнлегенең үзәгендә тора. “Үлемсез полк” иҗтимагый оешмасының Апас бүлекчәсе буенча гына да меңнәрчә каһарманнарыбызның мәгълуматлары табылып тора һәм туганнарының, якыннарының ядкәр хәтирәләрен яңарта.