- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Районда Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистларның әниләренә, кайтканнан соң вафат булганнарының тол хатыннарына матди ярдәм башкарыла.
Кайгысы, сагышы, югалтулары белән сугыш китергән афәт һәрберебез өчен уртак. Бөек җиңү яулаган әти-бабаларыбызның уллары, оныклары 1979 елның декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр ерак Әфганстан җирендә сугыш мәхшәре кичерде. Күпләр вафат булды, күпләре кайткач җан һәм тән яраларыннан арабыздан китте. Бүген инде без Бөек Ватан сугышы каһарманнары белән беррәттән Әфган сугышында катнашкан егетләрне дә хөрмәтлибез.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Әфганчылар берлегенең район бүлеге рәисе Рәдис Якупов әфганчылар янында булдылар, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Очрашу барышында аларның хәлләрен белешеп, үтенеч-гозерләрен дә тыңладылар. Сугыш чоры балалары булган әниләренең бер генә теләк – җирдә сугышлар булмасын.