Корпункт:
12 май көнне Татар Тәкәше авылының “Гөлларем” төркеме Турай авылында “Елмаеп - көлеп яшик“ дигән концерт программасы белән кунакта булды.
Турайлылар аларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Концертны “Сугыш чоры балалары” шигыренә кечкенә скетч күрсәтеп киттеләр. 73 ел вакыт үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.
Әминә Мусина матур биюләрен бүләк итте, “Гөлләрем” ансабле кызлары матур җырлар, ”Яулыклар”биюен, ”Төнге мәзәкләр”скетчын бүләк иттеләр.