Корпункт:
Дәвеш авылында яшәүче Минзадә әби Галимшина 90 яшьлек юбилеен каршылады. Пермь якларыннан кайтып төпләнгән Минзадә әби биредә улы Фәһим, килене Флера янәшәсендә бәхетле картлык кичерә. Аны олы бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов күчтәнәчләре белән сөендерде.