- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Бүген Дәвеш авылында яшәүче Рәшидә апа Гобәйдуллина 90 яшьлек юбилеен каршылый. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Рәшидә апаны туган көне белән тәбрикләп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының махсус Котлау открыткасын тапшырып, изге теләкләрен юлладылар. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов ак әбигә саулык-сәламәтлек, имин көннәр юллап, яз чәчәкләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.