- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Соңгы совет солдатының Әфганстан җиреннән чыкканына төгәл 31ел вакыт узды. Анда меңләгән Совет офицеры һәм солдаты үзләренең интернациональ бурычын үтәде.
тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләрнә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!
Әтәс җирлегеннән Әфганстан сугышына 12 егет кергән. Аларның 12сенә дә туган җирләренә исән-сау кайтырга насыйп булган. Әмма язмышлары җик яшьли яраланган әтәслеләрнең дүртесен Җир-Ана бик иртә үз куенына алган.
Бәдертдинов Мансаф Мозаффар улы (1964-1995)
Гаптелхаев Ирек Мөхтәр улы (1962-2012)
Хәмәдиев Мөктәсәр Мияссәр улы (1964-2000)
Хәмзин Алгинат Мияссәр улы (1969-2006) - Әтәс авыл җирлегендәге вафат булган Әфган сугышы ветераннары.
Бүген Әтәс җирлегенә караган Чат авылында әфганчылар, аларның әниләре белән очрашу үтте. Хатирәләрне кузгаткан чарага Яңа Кормаш һәм Теләкәй авылларында яшәүче әфганчылар да чакырулы иде. Китапханәче Кәүсәрия Гәрәева оештырган чара эчкерсез шартларда үтте. Әфганчылар чит җирдәге сугыш хатирәләрен, хәрби иптәшләрен искә төшерде, ничек яшәүләре, тормышлары турында сөйләделәр, һәлак булган сугышчан дусларын, якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.