Бөек Ватан сугышы дәһшәтен балачагыннан ук үз күзләре белән күргән, ачлык, ялангачлыкны татыган Ләлә Хәлим кызы бүгенге тыныч, матур тормышка сөенеп яши.
1930елның 23 апрелендә Түбән Яхшый авылында Хәлим белән Зөләйха гаиләсендә туа ул. Кызга 10 яшь вакытта гаиләне Воронеж шәһәренә “вербовать” итеп җибәрәләр. Сугыш башлангач, Воронежда кичергән газаплы көннәр, үзәккә үткән салкын кышлар әле дә хәтерендә. Ләләләр яңадан туган якка кайталар. Наратлы мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер кыз колхозга эшкә килә. Төрле эшләрдә катнаша: бәрәннәр карый, үгез җигеп басудагы тракторларга ягулык илтә. “Әҗәкүлдән аякка чабата киеп бодай-симәнә ташыганда, чабата тузгач астына шәкәртмә бәйли идек. Ул да ярдәм итми иде. Аяклары бозланып ката иде”,- дип сөйли Ләлә апа. 1945-1946 елларда Чаллыда тракторчылар әзерләү курсларында укый, үзе кечкенә буйлы булса да, әзмәвердәй ир-егетләрдән калышмыйча, тимер атны егәрли.
“1951 елда әтиебез Мөдәрис белән кавышып, сигез балага гомер бирделәр. Бәхетле яшәп ятканда, 1975 елның 7 мартында әтиебез мәңгелеккә күзләрен йомды. Шул ук елны октябрь аенда олы абыебызны югалттык. Әнкәебез күпне күргән өлкән кеше инде. Хәзерге көндә кызы Дилбәр тәрбиясендә яши”-, дип яза безгә Ләлә апа турында балалары.
Тыл ветераны Ләлә Хәлим кызын чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз. 90 яшьлек юбилее уңаеннан акъәбигә Россия Президенты Владимир Путиннан да котлау килде. "Хөрмәтле Ләлә Хәлим кызын! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр!" - дигән юллар бар анда.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та юбилярга атап үзенең тәбрикнамәсен һәм күчтәнәч кабын юллады.