Бүген Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына 73 ел тула. Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры булды. Бу бәрелештә фашист Германиясе һәм аның союздашлары үлү, яралану һәм әсирлеккә төшү күренешендә 1,5 миллионга кадәр кешесен югалтты. Идел ярлары буенда барган сугышта фашист җиңелүгә дучар булганнан соң, Гитлер Өченче Рейх илләрендә өч көнлек матәм игълан итте. Ләкин Сталинград янында Җиңү безнең илебезгә бик кыйммәт бәягә төште: Совет Армиясенең югалтулары 1 миллион 200 мең кеше белән исәпләнә. 1943 елның февраленнән соң, Кызыл Армия барлык совет-герман фронты буенча стратегик һөҗүм башлады. Ул 1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңү белән тәмамланды.

Безнең якташларыбыз да Сталинград янындагы Җиңүне якынайтуга булышты: бүген Алабугада Сталинград сугышында катнашучы өч ветеран яши.
Мирзахмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов

Ул 1922 елның 17 августында Иске Юраш авылында дөньяга килә. Сугышка кадәр уку өе мөдире була, авыл Советы сәркатибе вазифасын башкара. 1941 елның 14 сентябрендә фронтка китә. Смоленск өлкәсенең Ельна шәһәре тирәсендә һава десанты гаскәрләрендә, Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә пехота-укчылар дивизиясендә хезмәт итә. 1942 елның 3 сентябрендә Сталинград тирәсенә эләгә. 11 көн узгач, Мирзахмәт Муллахмәт улы Мамай курганында оборона тота, контузияләнә, әмма шәһәрне саклавын дәвам итә. “Немец төркемен юк итү өчен 28 кешедән торган взвод җибәрелде, әмма немецлар 200 кешедән артык булып чыкты. 17 октябрьдә Румыния полкы Совет гаскәрләренә каршы һөҗүм башлады, монда мин дә яраландым. Җәрәхәт алганлыктан, мине Сталинградтан Казан шәһәре госпиталенә озаттылар”,- дип искә ала ветеран. Дәваланганнан соң, Мирзахмәт Муллахмәт улы Курск дугасына наводчик итеп җибәрелә, аннары сугыш ахырына кадәр орудие командиры була. Җиңүне Чехословакиянең Прага каласында каршы ала. 1947 елга кадәр Мурманск су асты флотында хезмәт итә. 1947 елда туган йортына әйләнеп кайта, туган колхозында хисапчы булып эшли. Иске Юраш авылында 35 ел буена колхоз рәисе вазифасын башкара.
Ватан сугышы ордены, 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, ветеранга батырлык өчен ике медаль, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медальләре тапшырылган.
Мулла Нәҗип улы Нәҗипов

1918 елның 28 мартында Алабуга районының Көек авылында туган. Армиядә хезмәт итүне Ленинградта башлап җибәргән. Хезмәт итү вакытында сугыш башланып киткән. Одесса хәрби округының 144нче батальоны Румыния чигенә җибәрелә. Өлкән сержант званиесендәге Мулла Нәҗип улы Сталинград сугышында, Курс дугасында катнаша, Белоруссияне, Варшаваны үтә. Җиңүне госпитальдә каршылый, чөнки Одр елгасында (Германия) фашист пулясы аны яралый. 1946 елда туган җиренә әйләнеп кайту бәхете насыйп була. Фронтка киткән 7 бертуганыннан тик өчесе исән-сау әйләнеп кайта. Үзенең 6 баласы, 10 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
1 һәм 2нче дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сталинград оборонасы өчен”, “Батырлык һәм сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре һ.б. белән бүләкләнә.
Николай Сергеевич Фирстов