Әгерҗедә яшеүче хөрмәтле сугыш ветераны Нури Мистахов яши торган фатирга республика җитәкчеләре килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, район башлыгы Валерий Макаров ветеран янында булып, аның белән әралаштылар күчтәнәчләр тапшырдылар.
- Бүген без Әгерҗе районнына тулы бер делегаөия булып килдек. Безнең составтареспубликабызның сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов та бар. Әгерҗегә эшлекле сәфәребезне сезнең белән очрашып араләшудан башлавыбыз юкка гына түгел. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та ветераннарга олы хөрмәт белән карый, аларның тормыш-көнкүреш шартлары, яшәешләре белән даими кызыксынып торуны көндәлек бурычлар исәбенә кетә,- диде Ләйлә Ринатовна.
- Көндәлек тормышымнан канәгать мин. Көн саен шәһәр урамнарын урып кайтам. Җәй көне бакчама да барырмын дип уйлап торам. Газета-журналлар укыйм, телевизор карыйм. Костромада яшәүче улым белән компҗютер аша аралашып торабыз. Ижауда яшәүче кызым кайтып йөри.
Сәламәтлегем дә зарланырлык түгел. Январь аенды ук диспансерлаштыру уздым, - дип сөйләде ветеран.
Кунаклар Нури агадан үзе үткән сугышчан юл турында да сөйләвен үтенделәр.
- Мин – тумышым белән Башкортостаннан. Оренбург өлкәсендә хәрби училиәе тәмамлагач, фронтка җибәрделәр. Беренче чыныгуны Курск дугасында алдым. Ике тапкыр яраландым. Бер кулыма гына да унбер мина ярчыгы тиде. Операцясадылар. Сугыштагы җанөшеткеч мизгелләрне искә алу да куркыныч. Бер бәрелешкә 125 солдат кердек, 7 кеше чыктык. Старшинабыз йөздән артык кешегә кичке аш алып килгән.Ашарга кеше юк...
Әнә шул урында түктап кала ветеран. Тамакка төер тыгыла.
- Сугыштан соң туган якларга 1948 елда гына кайту насыйп булды. Машинистлыкка укыдым. Эшкә Әгерҗе якларына җибәрделәр. Менә шуннан бирле язмышым шушы шәһәр белән бәйле. 34 ел гомеремне тимер юлга багышладым, тепловозлар йөрттем, - дип дәвам итә Нури ага.
- Сезнең кебек сугышның тере шәһитлары белән безгә аралашасы да аралашасы әле.Монлый сөйләшүләр бүгенге тормышыбызның кадерен тирәнрәк аңлау, тынычлыкның, иминлекнең нинди зур байлык икәнлеген яшь буынга төшендерү өчен бик тә кирәк. Ә сезгә без, чын мәгънәсендә, сокланабыз. Элек тә елгыр солдат булгансыз, бүген дә уяулыгыгызны югалтмыйсыз. Без сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, үзегезнең олуг юбилеегызны да шушындый күтәренке рухта уздырырга язсан, - дип теләделәр кунаклар.
Суз уңаеннан: Нури агага ноябрь аенда 95 яшь тула. Димәк, 202 ел – ветеран өчен олуг юбилейлар, зурлау һәм котлаулар елы.
Дания Абзалиева