Бөек Җиңү көне алдыннан, Менделеевск муниципаль районының «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсененең социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова социаль хезмәт алучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Бу жырлар сугышта жырланган…» дип аталган музыкаль программа үткәрде.
Чараның башында тернәкләнүчеләр, хәрби җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары «Көйне бел» конкурсында катнаштылар һәм рәхәтләнеп «Зәңгәр яулык», «Изге сугыш» һәм башка сугыш елы җырларын җырладылар.
Җыр Сугышның беренче көннәреннән солдатлар белән бергә Туган ил өчен стройга басып азаккы көннәренә хәтле тузанлы һәм төтенле юллардан үткән. Җыр халыкка Сугышта җиңеп чыгарга булышкан. Еллар үтте, илдә булган сугыш яралары төзәлде, тик сугыш еллары җырлары бүген дә йөрәкләрне тетрәндереп янгырый. Алар һич тә картаймадылар, алар бүген дә сафта. Һәрбер хәрби җыр – үз тормышы һәм тарихы булган чын шедевр.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар бик теләп җырладылар, яраткан көйләргә кушылып вальс биеделәр. Чараның иң кульминицияле вакыты булып дәррәу басып «Җиңү Көне» җырын жырлау булды.