Әбсәләм авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирҗан Сани улы Шәрәфетдиновка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
Әмирҗан ага тумышы белән Әбсәләм авылыннан. Җиде сыйныф тәмамлаган 15 яшьлек малай туган авылында эшли башлый. 1944 елның көзендә ул Совет Армиясе сафларына чакыртыла. Шул ук елның 31 декабрендә хәрби ант биргән солдат Польша җирләрендә хәрби бурычын үти. Туган якларына сержант Шәрәфетдинов 1951 елның җәендә генә әйләнеп кайта. Тыныч тормышта ул нефть тармагында, тимер юл хуҗалыгында эшли. Лаеклы ялга ветеран Әбсәләм заводыннан чыга. Күкрәген күп санлы медальләр белән беррәттән, Хөрмәт билгесе ордены да бизәүче Әмирҗан ага Шәрәфетдиновның шәхси тормышы, кызганычка, тигез юлдан гына тәгәрәп бармый – анда сикәлтәләр дә, ачы югалтулар да шактый очрый. Әмма ул барысын да башын горур тотып кичерә, бүген дә тормышка аек акыл белән карап яши белә.
Чал чәчле ветеранны олуг юбилее белән район социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова, ветераннар советы әгъзасы Вячеслав Сибагатов, Әбәсәләм авыл җирлеге башлыгы Резида Ибраһимова, авылдашлары, туганнары тәбрик итте. Юбиляр Россия Президенты Владимир Путинның да котлау открыткасын кабул итте.