- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Немец- фашист илбасарларына каршы көрәшкә безнең Саба авылыннан да 400ләп кеше китте, 380кеше фронт заказларын үтәүгә җибәрелде. Алар урынына хатын-кызлар, яшүсмерләр басты. Колхоз һәм авыл Советы башкарма комитеты председательләре, бригадир, ферма мөдирләре, механизаторлар булып эшләү барда хатын-кызлар җилкәсенә төште. Партия һәм хөкүмәтнең 1941 ел игенен югалтуларсыз җыеп алу һәм дәүләткә ашлык сату планын үтәү турындагы карарын тормышка ашыруга авыл халкы бердәм кереште. Карарда кызыктыру чаралары да бар иде. Өлкәннәр белән бергә кырда мәктәп балалары да эшләделәр. Эшче хезмәткәрләрнең дә бер өлеше кыр эшенә тартылды. Калганнары колхозга төнге сменада эшләп булыштылар.
1942 елда, колхозчыларның хезмәт көне минимум 80 көннән 120 көнгә кадәр җиткерелде. Колхозда хезмәт дициплинасы яхшырды, сәбәпсез эштән калулар бетте, һәркемдә тизрәк дошманны җиңү уе иде. Колхозда иң яхшы атлар, МТСлардагы чылбырлы тракторлар автомашиналар фронтка җибәрелде. Бөтен эш көпчәкле тракторларга , кул көченә калды. Кырга чәчү орлыгы чыгару, терлекләргә азык, тракторларга ягулык һәм су ташу, Шәмәрдәннән, хәттә Арчадан чәчү орлыгы, фураж алып кайту да кул көче белән башкарылды. Аннары колхозчы хатыр-кызлар кечкенә арбалар, чаналар белән ташыдылар. Әсма Фызылова. Галимә Зарипова, Әминә Хәсанова, Хәерниса Шакирова, Фазилә Галимҗанова, Халимә Махиярова, Мәүгыйзә Сабирова һәм башкалар ат җигеп эшләделәр. Алар колхозда гына түгел, төрле урыннарга мобилизацияләнеп эшкә җибәрелделәр. Габделхәй Гәрәев 1931 елдан алып сугыш башланганга кадәр МТСта троакторчы булып эшләде. Фронта яраланып туган авылына кайткач та яраткан эшен ташламады ул. Трактор бригадасына җитәкчелек итәргә алынды. Бер үк вакытта хатын-кызларны да тракторчы хөнәренә өйрәтте. Бригада МТС күләмендә алдынгы урында булды. Габделхай абзыйлары үрнәгендә тракторчылар Нәкыя Корбанова, Җиһан Гыйззәтуллина, Гөлсем Ярмиева, Майҗиһан Сафина, Нурҗинан Гатина, комбаенчы Шәмси Сираҗиевалар көнне төнгә ялгап эшләделәр. Тракторга кирәкле ягулыкны колхозчылар сушилкаларда, үз мичләрендә киптерделәр.
1943елның февраль аенда булган бер җыелыш хәтердә. Күп кеше катнашты анда. Колхозчылар азат ителгән районнарга продуктлар, өс-баш, аяк киемнәре, савыт-сабалар җибәрергә карар кылдылар. Элемтә эшчеләре Гыйлаҗ Зиятдинов, Оркыя Насыйровалар инициативасы белән, “Элемтәче” дигән танк төзелешенә, урта мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы “Комсомолец Татарии” дигән танк колоннасы төзүгә акча биреп башкаларга үрнәк булдылар. Күрше “Октябрьның 12 еллыгы” колхозы (Туктар авылы) членнары үзләре бер самолет сатып алырга 110 мең сум акча бирделәр. Дошман басып алган җирләрдән эвакуацияләнеп бик күп кешеләр килде. Аларны квартира, ягулык, продуктлар һәм кием – салым белән тәэмин итү, балаларын укыту, эшкә урнаштыру кыен да, җаваплы да иде. Алар да авыл хезмәт ияләре белән бер вакытта, бөтен көчләрен куеп эшләргә, фронтка ярдәм итәргә тырыштылар.
Ниһаять, көткән җиңү таңы туды, илебезгә басып кергән фашист яулары үз өннәрендә тар-мар ителде. Ләкин бу җиңү җиңел яуланмады. Авылыбыздан киткән кешенең 200дән артыгы хәбәрсез югалды. 97 кеше сугыш кырында үлеп калды, байтак кеше үзләренең сәламәтлекләрен югалтып кайтты. Авылдашыбыз Гали Закиров дошманга каршы сугышларда батырларча һәлак булды. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бик күпләр орденнар, медальләр белән бүләкләнде. Тылда куйган хезмәт батырлыгы өчен хөкүмәтебезнең “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен” медаленә лаек булучылар да күп булды.
Сугыштан соң бөтен җирдә хуҗалыкны торгызу өчен көрәш башланды. 1948 елда колхозда чәчү мәйданы тулысы белән үзләштерелде. Иген уңышын шактый күтәрүгә ирешеп, колхоз дәүләткә ашлык сату планын 20августка үтәп чыгып, башка хуҗалыклар арасында беренче урынны яулады.
1950 елда сугыш чорында бүленгән 4 колхоз бергә берләште. Бу исә аның алдагы үсешенә зур ярдәм итте. Бөек Ватан сугышы елларында авыл хезмәтчәннәре илебезнең оборона күәтен ныгытуга әнә шулай зур өлеш керттеләр, тылда хезмәт геройлары белән эшләп, дошманны тизрәк җиңүгә, илдә тынычлык урнаштыруга зур ярдәм иттеләр.
“Җиңү байрагы”- 9май,1975 ел. Хәмит Хуҗиәхмәтов (пенсионер)
Хәмит Хуҗиәхмәтов Байлар Сабасы тарихы буенча күп истәлекләр язып калдырган шәхес (язучы Мәгъсүм Хуҗинның әтисе) 1942-1962 елларда (пенсиягә чыкканчы) “Кызыл Көрәш” колхозының җитәкчесе, 30 нчы елларда Килдебәктә колхозны аякка бастыручы.
Материал 2016 елны басылып чыккан, Хисамов Хайдар Фасхиевичның "Сабалылар - Бөек Ватан сугышында " дип исемләнгән китаптан алынды.