Корпункт:
22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы каршында оешкан Яшьләр парламентының “Каждый день горжусь Россией!” проекты кысаларында, 10-11 класс укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган онлайн режимда Халыкара тест эше башкардылар. Әлеге акция Россия гражданнарының, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның тарихи грамоталылыгын һәм укучыларга Россия тарихы буенча уз белемнәрен бәяләү максатыннан үткәрелде.
