Корпункт:
Болынбалыкчы авылында гомер кичерүче Абделхарис бабай Бикмөхәммәтов 90 яшьлек олы юбилеен каршылады
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Абделхарис бабайны күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме тапшырды. Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова, “Агроактив” берләшмәсе вәкиле Фидания Гобәйдуллина, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Гөлсөяр Кәлимуллина гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләкләрен ирештерделәр.